Укытучы бит мин, шатлык күккә тия!
Халкым мине хөрмәт итеп укытучы, дия.
Һәр кешегә бәхет биргән Бөек Ватан!
Син һәркемгә газиз, сине һәркем сөя.
Ана кочып үпкән чакта үз баласын,
Башлаганда мәктәп уку тантанасын,
Ил мине дә тартып алып наданлыктан,
Кеше итте, үстерде дип шатланасың!
Мәктәп, син белем һәм хөрлек безгә бирдең!
Һәр адымда син дәрт, безгә куәт бирдең.
Син яктырткан гомер юлым дәвам итә,
Һәм ул мине һаман саен алга илтә.
(Камил Рахматуллин)