тат | рус
 

 

 

 

 

 

 

 

 

Сабыр төбе-сары алтын. (Сыйныф сәгате).

Кәбирова Хәдичә Ибраһим кызы – югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы. Максат: кешеләргә карата түземле, тыйнак, сабыр булуның мәгънәсен төшендерү эчтәлеген аңлату. Балаларда түземлелек, сабырлык, чыдамлылык, үз- үзеңне дөрес тоту күнекмәләре тәрбияләү, кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү. Халык авыз иҗатенда сабырлык сыйфатының чагылышы турында сөйләшү оештыру. Җиһазлау :мәкаләләр язылган плакатлар, магнитафон. “Көмешсылу” (әкиятләр китабы), Ш. Галиевнең “Кем нәрсә ярата”, Х.Халиковның “Бәхет чишмәсе” китаплары. Татар халык авыз иҗаты томнары, “Әбәплелек дәресләре” китабы.

I. Кереш өлеш. Нәрсә ул түземлелек? Сыйныф сәгате “Балан” җырын (тат. хал. көе, Халисә Мөдәррисова шигыре) тыңлау белән башлана. - Бу җыр ничек атала? Х. Мөдәррисова нәрсә турында әйтергә теләгән (түземлелек, чыдамлылык). Тактадагы җырның сүзләрен уку: “Авыр чаклар бик күп була. Түзәргә кирәк, балам.” -Нәрсә соң түземлелек? Нинди кешене түземле диләр? (Берәр читен хәлне кичергәндә, кешене көткәндә, эш башкарганда түземлелек, сабырлык кирәк. Түземлелек, сабырлык, чыдамлылык беб- берсенә охшаш сүзләр) -Нәрсә ул түземсезлек? (Берәр авырлыкны, хәлне кичерүдә, кеше көткәндә, эш башкарганда түзем җитмәү, сабырсызлык). -Әйе, укучылар, кеше сабыр булмаса, эшлисе эшнең мәгънәсенә төшенмичә, ашыгып хата ясый, хәтта төзәтеп булмаслык хаталар ясый, уйламыйча гына җавап бирә, хисләргә генә бирелеп эш итә. Түзем кеше нинди авырлык килсә дә, барысына да түзә һәм теләгенә, максатына ирешә. Тормышта үзең теләгән теләкләрне үтәп бетерү мөмкин түгел. Шул теләкләрне йөгәнләп, ирешү өчен тырышырга кирәк.

II. Әкияттән өзек уку. “... Кәҗә көтүенә җитә, янә аннан бер кәҗә ала. Шулай итеп, бара торгач, кич була. Күз әйләнә башлый. Бик курка инде бу. “Инде нишләрмен?”- дип, баягы сүзләрне тагын кат- кат әйтап, елый. Менә ул еракта бер кечкенә генә ут шәүләсе күрә...” -Бу өзек кайсы әкияттән? (Татар халык әкиәте “Үги кыз”) -Үги кыз нинди булган? (намуслы, түземле, эшчән, тыйнак булган.Ул әбигә һәрьяклап булышкан). -Убырлы карчык, гадәттә, әкиятләрдә уңай персонаж түгел. Ул ни өчен үги кызга шундый хөрмәт күрсәткән? Ә үз кызлары нинди булган?

III. “Мәкальләр әйтеп бетерү” уены. 1. Түзгән- тимерне дә (өзгән). 2. Сабыр иткән- (морадына җиткән). 3. Сабыр итсәң, шатланырсың, (ашыксаң, үкенерсең). 4. Сабыр төбе-(сары алтын). 5. Сабыр чыдый- (сабырсыз елый). 6. Сабырлык куанычка илтер, (ашыгу көенечкә илтер). 7. Сабырсызның эше (тамырсыз).

IV. Сабырлык, түземлек турында шигырьләр тыңлау. 1. Ш. Галиев “Шаярасы килә”. 2. Х. Халиков “Үземне җиңдем”.

V. Әдәплелек турында педагогик мәсьәләләр. 1. Айдарга иптәшенең кулы ялгыш кына тиеп китте. Ул парта өстеннән китабын алып, аның белән иптәшенә сукты. Иптәше елый башлады. Айдар нинди хаталар җибәргән? 2. Илдар белән Илшат кинога кергәннәр. Алар кесәләренә көнбагыш та салып килгәннәр һәм аны кино караганда да ашап утырганнар. Малайлар нинди хаталар җибәргәннәр? 3. Алсу дәресен әзерләмичә килгәч, укытучы “2” куя. Алсу елый. Иптәшләренең җавап бирәен, укытучының аңлатуын игътибар белән тыңламый, укытучы апасына ачуланып карый. Алсуга хаталарын төзәтергә ярдәм итегез. 4. Наил куйган ризыкны ашыкмыйча чәйнәп утыра. Аның утырган өстәле дә чиста. Ул ашап бетергәч, пешерүчеләргә рәхмәт әйтеп, ашханәдән чыгып китә. Наил нинди малай? 5. Ашханәгә йөгерә-йөгерә укучылар килеп керделәр. Илнур иң беренче булып утырды һәм ашыгып ашый башлады. Укытучы “Ашыгыз тәмле булсын!” дигәч, ашавын дәвам итеп, “Рәхмәт!” диде. Илнур нинди хаталар ясаган? 6. Рәмис иптәшенең ручкасын ялгыш кына төшереп җибәрде. Ул тиз генә ручканы алып урынына куйды, иптәшеннән гафу үтенде. Рәмис нинди малай?

VI. –Хәзер балаларның сөйләшүен тыңлап карыйк. Мин үскәч абый булам, Аннары бабай булам. Ә мин бабай булгач та, Гел әйбәт малай булам! Мин үзем әти булам! Ә мин дәү әти булам! Үскәч кем буласымны Мин әле әйтми торам! Мин батыр солдат булам! Ә мин космонавт булам! Ә мин Гата Камский кебек Шахматта җиңеп чыгам! Мин Рудольф Нуриев кебек Булам оста биюче! Ә мин аучы булам да Көн дә йөрим сунарга! Ә мин белмим, әнидән Онытканмын сорарга. Ә мин бик озын булам, Үсәм әле тагын да. Ә мин бик көчле булам, Әтием төсле булам! Мин комбайнчы булам, Кырда иген урырга! Ә миңа әни, үскәч, Куша кеше булырга. - Әйе, кеше булу өчен әдәпле, тырыш, эшчән, түземле, сабыр булырга, алга карап, бүгенге көн яхшы, киләчәгем тагын да яхшырак булыр дигән ышаныч белән яши белергә кирәк. Бу хакта халкыбыз үтемле, зирәк бәет иҗат иткән. “Синең биш асылың” дип атала ул. (Тактага “Синең биш асылың-намус, гакыл,әдәп, күңел, сабыр” дип язылган плакат эленгән). Кеше өчен иң әүвәл- намус, дигән. Намусыңны сатып, итмә табыш, дигән. Байлык өчен илен-көнен саткан кеше Ике дөнья өчен дә ул явыз, дигән. Икенче иң кыйммәтлесе- гакыл, дигән. Гакылсызда тәүфыйк ягы такыр, дигән. Гакылсызда намус та юк, иман да юк, Ялганга ант итеп барын сатар, дигән. Өченче иң кыйммәтлесе- әдәп, дигән. Әдәп- көчле мәхәббәткә сәбәп, дигән. Әдәпсезгә бәхет тә юк, тәүфыйк та юк. Кеше исеме күтәрүе гаҗәп, дигән. Дүртенче иң кыйммәтлесе-күңел, дигән Күңеле бозык кеше- кеше түгел, дигән. Бозыкларга җир өстеннән асты яхшы. Яшәмә дә, үлеп җирдә күмел, дигән. Бишенчесе- иң кыйммәтлесе- сабыр, дигән. Сабыр кеше зур бәхетләр табар, дигән. Бер дә юкка ачуланып дөнья бозу Бер кайгыдан икенчегә салыр, дигән. - Без бүген кайсы асылга тукталып үттек? Түзем, сабыр булу өчен түбәндәге кагыйдәләрне истә тотыгыз: а). үз-үзең белән идарә итәргә, үз фикереңне тыныч кына әйтергә өйрән; кычкырма,кешеләрнең кәефен бозарлык авыр сүз әйтмә. б). һәрвакыт ярдәмчел бул. в). иптәшләрең белән әйбәт мөгамәләне сакла: кушаматлар такма, “тылсымлы” сүзләр әйтергә онытма; кешеләр белән очрашканда, исәнләш, аерылышканда саубуллаш. г). әләкче булма; әгәр дә иптәшең нинди дә булса ярамаган эш эшли икән, бу турыда башта аның үзенә әйт, дустыңны начар эш эшләүдән тый. д). нинди дә булса бер эшне әйбәт башкара белүең белән масайма; иптәшләреңне дә шулай эшләргә өйрәт.

VII. Йомгаклау. -Укучылар, мин сезнең барыгызның да теләгән максатларыгызга ирешүегезне, түземле, сабыр, тыйнак булуыгызны телим. Кулланылган әдәбият: 1. “Көмешсылу” исемле әкиятләр китабы. 2. Ш. Галиев “Кем нәрсә ярата” китабы. 3. Х. Халиков “Бәхет чишмәсе” китабы. 4. Татар халык авыз иҗаты томнары. 5. “Әдәплелек дәресләре” китабы.  

 

 
 
 

 



Используются технологии uCoz