тат | рус
 

 

 

 

 

 

 

 

 

Язмышларга буйсынмас җан (дәрес лекция,10 сыйныф)

Галимова Н.Г. - югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Максат: Фәнис Яруллинның тормыш һәм иҗат юлы белән танышу; Фәнис Яруллинның шагыйрь, прозаик, журналист һәм драматург икәнлеген укучыларга җиткерү сәнгатьле уку күнекмәсен үстерү. шигъри тематиканы билгеләү лирик герой төшенчәсе бирү.

Җиһазлау:Ф. Яруллинның җыентыклары; “Аерылмас дустым”, “Танышлар арасында”, “Тозлы тамчы”, “Һәр күңелдә сер ята”, “Җилкәннәр җилдә сынала”, “Казан утлары” журналының төрле саннары, газета – журналлардан мәкаләләр, магнитофон язмасы.

Дәрес барышы.

1. Кереш. Тормышка мәхәббәт, яшәү көче, батырлык турында матур әдәбиятта күпме гүзәл әсәрләр иҗат ителде. Табигать кочагында яшәү, ил, дөнья буйлап сәяхәттә йөрү, кешеләр белән теләгәнчә аралашу – язучы өчен зур бәхет, әлбәттә.Ләкин әле бәхетнең башка төрлесе бар. ( магнитофон язмасы). “ Язмыш синең тез астыңа китереп сукса, егылмас өчен ябыш. Утларга салса – үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа, күбек булып өскә күтәрелмә - асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңы күреп чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып җиргә төш. Түземнәр генә бәхеткә лаек. (Ф. Яруллин “Җилкәннәр җилдә сынала”.)

2. Тәрҗемәи хәле. Менә шундый корыч ихтыярлы, олы җанлы, көчле рухлы язучыларыбызның берсе – Муса Җәлил һәм Г. Тукай исемендәге премияләр лауреаты Фәнис Яруллин. Әйдәгез, дәресебезнең эпиграфы итеп, “Каерса да язмыш минем канатымны, Ала алмас кешеләрне яратуны”,- дигән юлларны алыйк Һәм хөрмәтле язучыбызның биографиясенә - тәрҗемәи хәленә күз салыйк.Татарстан һәм Башкортстан чиге буйлап Ык елгасы ага. Ул,бик күп эреле – ваклы елгаларның сагыш моңнарын җыеп, Баулы районының Кызылъяр авылына килеп җитә. Авылны таулар уратып алган. Ерактарак зәңгәр урман , вак – вак күлләр. Сызылып таңнар атканда, елга ярындагы бөдрә талларда кошлар сайрый. ( “Совет мәктәбе” 1983, № 7) Ф. Яруллин белән мәктәп программасы безне бик өстән генә таныштыра. 6 сыйныфта аның балалар өчен язган шигырьләре белән танышсак, 10 сыйныфта аның иҗатына 1 сәг.класстан тыш уку бирелгән. Менә шул бүгенге дәрестә без аның иҗатына тирәнрәк күз салырга тырышырбыз.

3. Иҗаты Ф. Яруллин – күп кырлы иҗат кешесе. Ул – шагыйрь, прозаик, драматург, журналист. 1. Ф. Яруллинның шигъриятенә күз салсак, аның лирик шагырйь икәнлеген күрербез. Аның шигырьләрендә без күреп өйрәнгән көнкүреш кинәт яхшырып, нурланып, нәфисләнеп китә. Аның шигырьләрен укыган кеше тормыштан ямь, яшәүдән ләззәт таба башлый. Аның лирикасы – таза, нык лирика. Лирик герое кыенлыклар алдында югалып калмый, тормыш авырлыгын җиңәрлек көч таба Шигырь уку: “Ким булыр шикелле”. (Аерылмас дустым. 93 б.) Әгәр дә без шагыйрьнең шигъри тематикасына күз салсак, күп шигырьләрнең туган аякка багышланганын күрәбез. а ) туган ил, туган җир Ф. Яруллин өчен туган авылы Ык буйлары. “Кызылъярым” (Тозлы тамчы 150) “Туган ягы кирәк кешегә” (Тозлы тамчы 134) 2. Һәр шагыйрь күңелендә мәхәббәткә дә урын бар, әлбәттә.Ф. Яруллин да бу хистән мәхрүм түгел. Яшьлегенең иң матур мизгелләрен урын өстендә уздырган булса да, чишмә суыдай пакъ мәхәббәт турында ул күп яза. “Бер сүз эзлим” (Тозлы тамчы 226, 227). “ Төнге урам” Билгеле, шигырьләр белән генә җан җылысы табу мөмкин түгел. Һәркемнең үз янында кемнең дә булса җылы сулышын тоясы килә. Кайсыгызның кулы җылы Бәйлисе бар йөрәкне – дип язды Х. Туфан да. Андый кеше дә бар икән. Нурсөя – бөркет шагыйрьгә лаек олы җанлы, саф күңелле ак чәчәк. “Ак чәчәк” (Тозлы тамчы 223). Нурсөя һәм Фәнис Яруллиннарның Айдар Хәлим белән булган әңгәмәләре белән таныштыру. 3. Һәр шигырь – күңелдә калган эз ул. Шагыйрь әнә шул эздән үткән көннәргә кайта, кадерле истәлекләрне яңарта. Әйтеп үткәнчә, шагыйрьгә 9 – 10 сыйныфларны тәмамлауда казанның 18 нче эшче яшьләр мәктәбе укытучылары булыша, алар, эштән соң, шифаха- нәгә барып, аны укыталар. Фәнис тә аларга бурычлы булып калмый,”Сез иң гүзәл кеше икәнсез” дигән җыр чыгыра. ( Җыр башкарыла).

4. Фәнис Яруллин үзен проза өлкәсендә сынап карады.Беренче чиратта сүз аның автобиографик повесте “Җилкәннәр җилдә сынала” турында бара. Мондагы Фәнияр образының прототибы - Фәнис Яруллин үзе. Әсәрдә аның тәүге сөю мизгелләре, аерылышу минутлары, армия хезмәте, шифаханә койкалары, Нурсөя белән яши башлавы, әнисенең йокысыз төннәре, бәхетле күз яшьләре.Әнисе турында сүз чыккач 6 баланы берүзе тәрбияләгән Гөлсәйдә апага багышланган шигырьне укымый үтсәк, гөнаһ булыр. “Әни синең хәер - фатихаң” Фәнис Яруллинның тагы бер әсәренә тукталып китәсем килә. ”Кыйгак - кыйгак каз кычкыра” .Исеменнән үк күренгәнчә, моңсулык бөркелә бу әсәрдән. Ялгыз каз урам буйлап бара, туктап кычкыра, ләкин бәбкәле казларның аңарда гаме юк. Әсәргә бу образ юкка гына кертелмәгән. Каз язмышы ялгыз калырга мәҗбүр булган кыз бала язмышы белән чагыштырылган. Кыз бала назланыр, сөелер, ир хатыны булыр, бала үстерер өчен туа. Ләкин повесть героинясы Сәхиягә болар берсе дә эләкми; әнисе кер чайкаганда суга төшеп үлә, әтисе сугышта һәлак була, апасы тасма телле Рәмзидән алдана.Сәхиянең күңеле тупаслана, ул үзенең кыз булып тууына гарьләнә.Малайлар кебек киенә, ирләр эше эшләргә тырыша. Нәтиҗәдә, исеме дә Сәхигә әйләнә, аңларга теләүче булмаганлыктан ул ялгызы кала. Әсәр матбугатта күренү белән каты тәнкыйть астына алына. Имеш андый хатын - кыз юк, бу образ әдәби әсәрләрдә булмаска тиеш. Ләкин Ф. Яруллин Сәхия образы аша җәмгыятьнең хатын – кызга дөрес карашта булмавын ачарга тели бит. Сәхиянең шундый булуына төп сәбәпләр нинди соң ? Беренчедән, ул ана назы күрми, әнисенең кызлары белән сөйләшергә дә вакыты юк, икенчедән, ул күбрәк малайлар белән уйный, алардагы тупаслык аңа да күчә, өченчедән, ул машина йөртә, бу эш аның холкын нык үзгәртә. Бу әсәре белән язучы укучыны уйланырга мәҗбүр итә. Без гомер буе шофер, тракторист кызларны мактадык, нәтиҗәдә күпме назлы гүзәлләрне югалттык. Хатын – кыз кулы руль борырга түгел, бала башы сыйпар өчен.

5. Ф. Яруллин – драматург. ”Һәр күңелдә сер ята” китабы буенча әңгәмә, әсәрләренә кыскача күзәтү оештыру.

6. Ф. Яруллин – журналист. ( җырчы Г. Сафиуллинага багышланган мәкаләсе белән таныштыру).

7. Йомгак . Шигырьләр уку: “Күмелеп калмасын”,”Калдырасы иде шигырьдә”.

8. Нәтиҗә: Дәресебез тәмам. “Язмышларга буйсынмас җанлы” шагыйрьнең китапларын сез әле күп тапкырлар хөрмәт белән кулга алырсыз, тормыш авырлыклары белән очрашканда, әледән - әле аның шигъри юлларына мөрәҗәгать итәрсез дип, ышанасы килә.  

 

 
 
 

 



Используются технологии uCoz