«Ставкалар ясагыз!»
Математикадан интеллектуаль-экономик уен :
( 5-6 нчы сыйныфлар өчен математика кичәсе.)
Мирьякупова Гөлүсә Әсхать кызы,
1нче категорияле математика укытучысы
Математика фәнен өйрәнүдә уңышка ирешүнең нигезе нәрсәдә? Математиканы өйрәнү – беренче чиратта мәсьәләләр чишү ул. Мәсьәләләрне чишү юлларын табу өчен логик фикер йөртү зарур, ә моның өчен укучыларда фикерләү культурасын үстерергә кирәк.
Шул максаттан чыгып, 5нче сыйныфта үткәрә торган факультатив дәресләрне мин “Логика дәресләре”дип атадым һәм укучыларымның фикерләү дәрәҗәсен үстерүне, фикерләүнең эзлекле, каршылыксыз һәм матур булуына ирешүне максат итеп алдым. Бу дәресләрдәге материал укучыларның тормыш тәҗрибәсенә якын, ә мәсьәләләр - кызыклы һәм мавыктыргыч. Фикерләү дәрәҗәсен ачыклау өчен тестлар, биремнәр кулланыла; уеннар, ярышлар үткәрелә.
Мин сезгә түгәрәктә үткәрелә торган уен тәкъдим итәм. Әлеге уенны математика кичәсендә дә үткәрергә мөмкин.
Уенның максаты: укучыларның математика һәм логика дәресләрендә алган белемнәрен ныгыту, фикерләү дәрәҗәсен үстерүгә ярдәм итү.
Җиһазлау: сораулар язылган билетлар, “Мантыйк банкы” уен акчалары.
Кичәдә 5-6 сыйныф укучылары катнаша, укытучылар чакырыла.
1. Кереш сүз. “Хөрмәтле укучылар, укытучылар! Без бүген фән бәйрәменә җыелдык. Бәйрәмнең төп хуҗасы- логика- фикерләү сәләтен үстерүче фән. Интеллектуаль уеныбыз “Ставкалар ясагыз” дип атала. Ярышта катнашучы “Зирәкләр” һәм “Тапкырлар” командасына уңышлар телибез. Уенда “Мантыйк банкы” хезмәтеннән файдаланырбыз.
2. Уен тәртибе:
- Уен башында банк һәр командага кредитка 50 уен акчасы ( у.а.) бирә. Сез аны уен ахырында кайтарырга тиеш буласыз.
- Һәр сорау уен акчасына сатып алына.
- Сорауга дөрес җавап бирелсә, командага сорау бәясеннән 2 тапкыр артык уен акчасы бирелә.
- Исәп-хисап эшләрен “Мантыйк банкы” алып бара. (Аны өлкән сыйныф укучыларыннан, яки укытучылардан төзергә була.)
Уен барышы.
1 этап.
Математика яки логика өлкәсеннән 3 ачык сорау – мәсьәлә укыла. Һәр команда берәр сорау сатып ала. (Мәсьәләнең кыскача эчтәлеге кәгазьгә языла, командага бирелә.)
Сорау-мәсьәлә 1. Чикерткә җәен һәр тәүлекнең яртысын йоклаган, калган вакытның 3 өлешен биегән, 9 өлешен җырлаган, аннан соң, кышка әзерләнгән. Тәүлекнең ничә сәгатен кышка әзерләнгән? (бәясе-5 у.а.)
Җ: Кышка әзерләнергә аның вакыты калмаган.
Сорау-мәсьәлә
2. Африкада фикер йөртергә яратучы елан, акыллы фил, күп сөйләүче попугай һәм таркау маймыл яшәгән. Бер көнне елан әйткән:”Туйдым җирдә шуышып йөрүдән, вертолет сатып алыйк та, анда мине утыртыйк!” “Вертолет 100 банан тора, мин хәзер җыям”,- дигән маймыл. Попугай исә бананнарны күтәргән дә, шәһәргә очып киткән. Кайткач болай дигән: ”Вертолетлар 10 % ка арткан, бананнар җитмәде. Ләкин иртәгә аларның бәясе төшә икән, һәм тагын 10 % ка”. Икенче көнне попугай, тагын шул 100 бананны күтәреп, шәһәргә оча, бик матур вертолет алып кайта. “Нәрсә иреннәреңне ялыйсың?”- дип сорый маймыл. “Ә мин артык калган бананны ашадым”. “Ничек инде? Син бит төгәл 100 банан алып киттең”. “Мин үзем дә берни аңламадым”,- ди попугай.
-Аңлатып бирегезче, дуслар. (бәясе-7 у.а)
Җ: Беренче көнне, 10% ка арткач, 110 банан кирәк булган. 110 бананның 10 % ы – 11 банан, димәк, икенче көнне 99 банан җиткән. Бер банан артык калган.
Сорау- мәсьәлә
3. Өстәлдә бер рәткә төзелгән 6 стакан тора: өчесе кофе белән, өчесе буш. Аларны, буш стаканнар тулы стаканнар белән чиратлашырлык итеп, урнаштырырга кирәк. Кулга бер генә стаканны алырга яраса, моны ничек башкарырга?
(бәясе-3 у.а.)
Җ: 5 нче стаканны алып, 2 нче буш стаканга бушатырга була:
2 этап.
Командаларга “ябык сораулар” тәкъдим ителә. Һәр команда 5 әр сорау сатып ала. Әзерләнергә бераз вакыт бирелә. Командалар чиратлап җавап бирә. Җаваплар буенча фикер алышу үткәрелә. (Сораулар кәгазьгә языла, артына бәясе күрсәтелә.)
Кайбер сорауларның эчтәлеген тәкъдим итәм.
1). Ике песнәк ике көндә ике батон ашый.
Дүрт песнәк дүрт көндә ничә батон ашар? (бәясе- 5 у.а.) Җ: 8 батон.
2). Тартмада 2 пар кара һәм 3 пар шундый ук ак носки бар. 1 пар носки булсын өчен тартмадан, карамыйча гына, ничә носки алырга кирәк? (бәясе-5 у.а.) Җ: 3носки.
3). Минем исемем Марат. Сеңелем Алсуның бер абыйсы бар. Аның исеме ничек? (бәясе-3 у. а.) Җ: Марат.
4). Айсылу белән Ләйлә шашка уйнаганнар. Ләйлә җиңмәгән, Айсылу калмаган, уен “ничья”га бетмәгән. Нәтиҗә нинди? (бәясе- 3 у.а.) Җ: Айсылу җиңгән.
5). Мәктәптә 370 укучы. Туган көннәре бер үк көндә булган 2 генә укучы булса да табылырмы? (бәясе-5 у. а.) Җ: Әйе, чөнки бер елда 365 (6) көн. Шуңа күрә, ким дигәндә, 5 яки 4 укучының туган көннәре бер көндә була.
6). Сүзләр рәтен дәвам итегез: озынлык, мәйдан, масса, ... ? (секунд, центнер, күләм, зурлык, литр) (бәясе-3 у.а.) Җ: күләм
7). Базарда алма сатучы болай дип уйлый:
“Әгәр минем алмаларыма шуларның яртысын һәм тагын бер дистәне кушсаң, миндә 100 алма булыр иде!” Алма сатучының ничә алмасы булган? (бәясе-5 у. а.) Җ: 60 алмасы.
8). 5нче катның баскычыннан “очып” төшкәндә, Алиса 100 баскыч санады. 2 нче каттан төшсә, ул ничә баскыч санар иде? (Әкияттә, белгәнегезчә, бар да әйбәт тәмамлана.) (бәясе-7 у. а.) Җ: 25 баскыч.
9). ДВАКАТР сүзендәге хәрефләрне алыштырып куеп, математик терминны аңлаткан сүз төзегез. (бәясе-2 у. а.) Җ: КВАДРАТ.
10). Сатучы бертөр товарны 70 сумга алып, 80 сумга сата; ә икенче юлы шундый ук товарны 90 сумга алып, 100 сумга сата. Аның барлык кереме күпме булган? (бәясе- 5 у. а.) Җ: 20 сум.
3 этап.
Бу этапта төрле өлкәләрдән сораулар, биремнәр тәкъдим ителә. Һәр сорауның “түбәнге бәясе” игълан ителә, аукцион үткәрелә. (Сорау-биремнәр альбом битенә языла, төргәк итеп төреп бәйләнә. Барлыгы 3 төргәк әзерләнә. Дөрес җавап бирүче командага сорауның “югары бәясе” ннән 2тапкыр артык уен акчасы бирелә.
“Кыйммәтле кәгазьләр” сатыла:
1. “Марсианнар теле”ндә язылган хат.
Түбәнге бәясе- 3 у.а. ( бәяне 10 у. а.на кадәр күтәрергә була).
“ Lot do mau “ - мәче тычкан ашаган.
“ mau si “ - соры тычкан.
“ Ro do “ - ул ашаган.
“ ? “ - соры мәче.
Җ: “ lot si ”
2. “Мин – калькулятор” (3 у.а.)
Бирем: калькулятор кулланмыйча, сумманы исәпләп табыгыз.
2+4+6+8+10+...+96+98=
Җ: 24*100+50=2450
3. “П” хәрефе сатыла. (3 у. а.)
(кроссворд)
П
П
П
П
П
1) 100дән 1 өлеш. (процент)
2) 2 өлешнең тигезлеге. (пропорция)
3) Өчпочмак якларының озынлыклары суммасы. (периметр)
4) Кисешмәүче турылар. (параллель)
5) Борынгы грек галиме. (Пифагор)
Йомгаклау.
1. Банк командалар эшчәнлегенә нәтиҗә ясый. Кредитка биргән акчалар алына, “керем”нәр буенча җиңүче команда билгеләнә.
2. Котлаулар. Командаларга мактау кәгазьләре, бүләкләр тапшырыла.
Укытучы сүзе: “Хөрмәтле укучылар! Логика дәресе кысаларында үткәрелгән уеныбыз тәмам. Киләчәктә дә бу фән сезгә ярдәмгә килсен. Акыллы, зирәк һәм тапкыр булып үсегез.”
Кулланылган әдәбият:
1.Дубинина В.В.“ Нәниләргә информатика.”
2. Библиотека “Первого сентября”
“Я иду на урок математики.”
3.”Первое сентября” “Математика” №4/2006 стр. 37
№8/2006 стр. 24.