Бию бәйрәме
Салахова Г.Ә. – I категорияле башлангыч сыйныф укытучысы
Алып баручы: Исәнмесез, хәерле көн хөрмәтле кунаклар, укучылар, укытучылар!
Бүген без сезнең белән “ Бию бәйрәменә” җыелдык.Бу бәйрәмне бию түгәрәгенә йөрүче укучылар белән оештырдык. Безнең мәктәптә бию түгәрәге сентябрь аеннан башлап эшләп килә. Монда барысы 29 бала йөри. Шушы вакыт эчендә бу түгәрәккә йөрүче балалар үзләренең тырышлыклары нәтиҗәсендә зур уңышларга ирештеләр, бик күп биюләр өйрәнделәр. Бүген бездә бию бәйрәме! Бу дөрестән дә бәйрәм, чөнки бүген сезнең алда чыгыш ясау ул бию түгәрәгенә йөрүче һәрбер бала өчен зур җиңү, чын бәйрәм!
Бар күңеллелек бөтен дөньяда,
Бар бер ямь бүген.
Нәрсәдән бу? Мин беләм!
Бәйрәм бүген! Бәйрәм бүген!
Бию бик борынгы заманнарда ук барлыкка килгән һәм матурлыкка, гүзәллеккә өйрәтә. Биюләрдә ритм, уен-хәрәкәтләр аша халыкның уй-фикерләре, эчке халәте, өмете,ышануы чагылдырыла. Тамашачы алдына чыгып бию ихтыяр көче һәм кыюлык сорый. Шул ук вакытта дәртле, чая кешеләргә үзләренең һөнәрләрен күрсәтергә мөмкинлек тә ачыла.
Әкияттәнме әллә син, бала?
Аяк баскан саен моң кала.
Күңелләрдә, җанда, күзләрдә-
Соклану һәм табыну сүзләрдә,
Әкияттәнме әллә син, бала?
Хәрәкәтең бирсен бәрәкәт,
Җилдән җитез йөреш-хәрәкәт.
Биегән кеше чынлап бай булсын,
Хыялында йөгерек тай булсын,
Хәрәкәтең бирсен бәрәкәт,
1. “Татар кызлары биюе.” М. Айгөл, З. Рәйхан.(3-кл.)
Бие, дускай, бие әле,
Биюеңне күрсеннәр,
Баскан җирдән ут чыгара
Бу малайлар, дисеннәр!
2. “Шома бас!” биюе. Башкаралар: Н. Айнур, М. Рәнис.(1-кл.)
Татар халык биюләре үзләренең нәфислеге, затлылыгы, биюченең зирәклеге һәм кыюлыгы белән үзенә җәлеп итә. Безнең көннәргә кадәр сакланып килгән биюләр талант ияләренең күңел җылысын халыкка җиткерә кебек.
Бас, кызым Әпипә,
Син басмасаң мин басам,
Синең баскан эзләреңә
Мин дә китереп басам.
Бас, кызым Әпипә,
Идәннәре селкенсен,
Идәннәре селкенсен дә
Тамашачы җилкенсен!
2. “Әпипә” биюе. Башкаралар: К. Ландыш, Л. Алсинә. (1кл.)
Әйдә әле, дускайларым,
Әйдә биеп алыйкчы,
Идәннәрне җимерткәнче
Биеп, таптап калыйкчы!
4. “Татар егетләре биюе”. Башкаралар: Л.Рәмзил, М. Ленар, М. Динар, Н. Илнур. (2-кл.)
Татар яшьләре җырлы-биюле уеннарны каз өмәләрендә, аулак өйләрдә һәм башка бәйрәмнәрдә башкарганнар. Хәзер дә нинди генә бәйрәм булмасын - берсе дә җыр-биюсез узмый. Шул рәвешле халык рәхәтләнеп ял итә, күңел ача.
5. “Суда ,суда, суда йөзәләсеңме...” т. х. биюе. Башкаралар:1-кл. укучылары.
6. “Эх, алмасы..” т. х. биюе. Башкаралар: Г. Илназ, Г . Илгиз. (4-кл.)
Биюләрдә татар халкының милли үзенчәлеге ачык чагыла. Алар халыкка хас булган дәрт, җитезлек белән башкарыла. Шул ук вакытта татар биюе хатын-кызның тыйнаклыгы, оялчанлыгы, назлылыгы турында да сөйли. Кызлар биюләрендә хәрәкәтләр салмак, яисә вак адымнар һәм өлгерлек белән ясала, алардан нәфислек, җылылык, сафлык һәм тыйнаклык бөркелеп тора.
Тыпыр-тыпыр,тыпыр-тыпыр,
Сылу кызкай өзә генә!
Әллә бии, әллә оча,
Әллә инде йөзә генә.
7. “Татар сылуы” биюе. Башкара: Х. Илүсә. (4-кл.)
Биючеләр биегәндә
Идәннәре бөгелә.
Биючегә сүз әйтмәгез,
Аның биисе килә!
8. “Татар кызлары” биюе. Башкаралар: С. Алсинә, Б.Ралия, Г.Ләйсән.
Егетләр биюе исә дәрт, чаялык, хәрәкәтләрнең төгәллеге, тыпырдаулар белән аерылып тора. Биюче егетләрнең ут чәчеп торган дәрте, ярсу җитезлеге үзенә тарта.
Якын дуслар җыйналганнар
Ял итәр өчен бүген.
Иң матур биюләрне
Биеми мөмкин түгел!
Бие, әйдә биегез!
Һәммәсе таң калсыннар.
Шахмай балалары диеп,
Сокланып карасыннар!
9. “Сабантуй” биюе. Башкаралар: М. Рәдис, Х Инсаф, Р. Риназ, З.Раил.( 3-кл.)
Биюләр аерым-аерым, парлап һәм күмәк башкарыла. Ялгыз биюләр “баскан җирдән ут чыгару” белән үзенчәлекле. Башкаручы яшь егет яки кыз, дәртле бию аларның рухи халәтләренә туры килә, яшь күңелнең ташып торган көчен, ашкынуын ачып сала.
Биючеләр биегез,
Матур безнең көебез.
Биегез, биегез,
Матур безнең көебез.
10. “Әпипә”биюе. Башкаралар:М. Айгөл, З. Рәйхан.(3-кл.)
Татар халык биюләрен туплап, аларны фәнни яктан эшкәртүгә һәм сәхнәгә куюга Татарстанның атказанган артисты Гай Таһиров зур өлеш кертте. Ул—шулай ук беренче татар балетмейстеры. Татар бию сәнгатен үстерүгә атказанган артистлары Халисә Шәрипова, Дамирә Вәлиева, Татарстанның халык артистлары Фердинант Фәйзуллин, Фердинант Гыймадиев, Равил Габдрахманов, Равил Хәлиуллин һәм башкалар үзләреннән зур өлеш керттеләр.
“Әпипәсе” ялыкты шул,
Әйдә кушыл шушында
Кушыл биюгә кызурак
Булмас әле ул бушка.
Тыпыр-тыпыр тыпырда
Тамашачы каршында.
Ташла әле моңаерга,
Илназ бии каршыңда!
11. Сезнең каршыгызда Шахмай ҖҮСы үткәргән “Яшь талантлар” конкурсы лауреаты Илназ Мөхәммәдиев! Татар халык биюе: “Шома бас”
Аккош кебек йөзеп кызлар бии
Сөбханалла, күзем тимәсен.
Татар кызы! Кем үстергән аны,
Аңа килә башым иясем.
12. “Язгы вальс” Г.Айгөл, Х. Нурия,. (3,4-кл)
Без күп милләтле Татарстан җирендә яшибез. Үзебезнең татар булуыбыз белән горурланабыз. Ләкин , башка халыкларның гореф-гадәтләре, бию- җырлары безгә ят түгел, киресенчә, без аларны бик рәхәтләнеп өйрәнәбез, һәм матур итеп биибез.
Биюченең итәге
Бии-бии кыскара.
Биючегә сүз әйтмәгез,
Бии-бии остара!
13. “Чегән кызлары биюе”Башкаралар: Л. Рәмзия, М. Алия.(4-кл.)
Әтәчтә дә кикрик,
Тавыкта да кикрик,
Биючегә сүз әйтмәгез,
Үзе төште сикереп!
14. “Украин халык биюе”. Башкара: Х. Илүсә. (4-кл.)
Ни өчен без сөенәбез,
Ни өчен без биибез?
Сәбәбе гади генә
Бу кичәдә бергә без!
15. “Ләйсән яңгыр биюе”. Башкаралар: Л. Рәмзия,М. Алия, М. Айгөл, З. Рәйхан. (3,4-кл.)
Хөрмәтле тамашачылар! Кадерле балалар! Бию бәйрәмебез ахырына якынлашты. Балалар, сез барыгыз да бүгенге бәйрәмдә бик матур чыгыш ясадыгыз. Чөнки сез бик күп тырыштыгыз, көч куйдыгыз. Киләчәктә дә биюләр сезнең тормышыгызга шатлык, бәхет, куанычлар өстәсеннәр.
Халкыбызның гореф-гадәтләрен, җыр-биюләрен белүегез белән горурланыгыз!
Онытылмасын гореф-гадәтләр,
Күбәү булсын сезнең кебекләр.
Күз тимәсен сезнең гәүдәгә
Биегез әйдә, көчегез җәлләми
Онытылмасын гореф-гадәтләр!