тат | рус

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 




 

Халык хәтере – музейларда.

Гомер уза, еллар үтә. Тарих тәгәрмәче алга тәгәри. Кешелек ашыга-ашыга киләчәккә атлый. Тик бер генә мизгелгә артка карыйк әле, халкыбыз нинди дәвер, чор аша үтте икән?
Һәр халык үзенең традицияләре, гореф-гадәтләре белән бай. “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”,- диләр. Дөрес сүзләр. Шуңа күрә хәзер көнкүрешебезгә төрле йола-бәйрәмнәр (“Нәүрүз”, “Карга боткасы”, “Каз өмәсе” һ.б.) күбрәк үтеп керә халык хәтере булып, музейлар барлыкка килә, яңара. Безнең дә сезне үзебезнең мәктәп музее белән таныштырасы килә. Ул тарих укытучысы София апа Шәмсетдинова тарафыннан 1966 елда төзелә ( әзерлек эшләре 1957 елда башлана). Истәлекләр, экспонатлар җыюда укытучылар һәм укучылар коллективы, тарих түгәрәге әгъзалары зур тырышлык күрсәтә. Музей, кечкенә генә бүлмәдә оешкан булса да, үз вакытында җәмәгатьчелектә кызыксыну уята. Аны телевизорга төшерәләр, газеталарга язалар (“Татарстан яшьләре” газетасы 1969 ел, 15.02 саны “Экспонатлар ни сөйли”).
Хәзерге вакытта музей белән тарих укытучысы Хәбибуллина Әлфинә Равил кызы җитәкчелек итә. Ул музей советы әгъзалары ярдәмендә аны танымаслык итеп үзгәртте. Ике стеллажга чистартып, пөхтәләп борынгы көнкүреш өйберләре куелган. Анда чүлмәк, чуен, үтүк, сәгать, бизмән, лампаларны күрергә була. Алар берничә данәдә һәм берсе-берсен кабатламый. Шулай ук йорт кирәк-яракларыннан кер беләге, йон эрләгеч, көнҗәлә тарагы; эш коралларының тулы коллекциясе -балта, сәнәк, чабагач һ.б. бар. Киемнәр бүлеге шулай ук игътибарга лаек: хатын-кыз күлмәге, чиккән алъяпкычлар, борынгы ак ефәк шәлләр; шунда ук пионер һәм октябрят формасы (значоклары белән!). Алары да тарихта гына калды бит. Баш киемнәреннән калфакның борынгылары да, хәзергеләре дә бар.
Стенадагы стендлар билгеле бер тәртиптә эленгән. Монда-София апаның фотосы, кулъязмалары; әфганчылар, Болгар тарихы турында материаллар. Бөек Ватан сугышы бүлеге аеруча бай. Анда иң зур истәлек - Лотфуллин Нурулла абыйның гимнастёркасы, фуражкасы, орден-медальләре; 1941-45 елгы газеталар. Стена буйлап тезелгән витриналарда бизәнү әйберләре: беләзек, күкрәкчә, алка, чулпы. Алар рәсемнәр белән тулыландырылган. Бер бүлек дини китапларга, элеккеге матбугат язмаларына багышланган. Нумизматика бүлеге дә кызыклы. Монда 18 гасырдан бүгенге көнгә кадәрге акчалар, чистартылып, тәртип белән куелган.
Әлфинә үз эшендә Зирекле музее директоры Мидхәт абыйның ярдәмен тоя. Акрынлап документацияне дә тәртипкә салырга уйлый, һәр иске өйгә өмет белән карый. ”Эчендә әллә нәрсәләр бардыр кебек “,-ди ул.
Аерым өстәлдә - альбомнар. Картотека буенча алар темаларга бүленгән, барысы – 90. Монда мәктәп, авыл, колхоз тарихы, төрле истәлекләр.
Аерым стеллажда “Казанның 1000 еллыгы”на багышланган материаллар, “Бөек Җиңүнең 60 еллыгы”на карата да эш башкарылган. Укучылар рефератлар әзерләгәннәр, өлкән буын кешеләреннән хатирәләр язып алганнар.
Әлфинә “Серле сандык”, “Кул эшләре”, “Халкыбызның күңел бизәкләре”, “Аксакаллар сөйли, тыңлагыз!” дигән яңа альбомнар төзегән. Аның иң зур горурлыгы, мөгаен, түр почмакка ясалган татар өе күренешедер. Анда чигүле намазлык (алар музейда дүртәү) җәелгән сәке, мич янында комган, чүлмәк, кисәү агачы, самавыр; идәндә-суккан паласлар; сандык, аның өстендә чиккән мендәрләр; түшәмгә матур челтәр ябылган бишек эленгән; стеналарда- әбиләребез күз нурларын кушып чиккән чигешләр. Һәр музей хаклы рәвештә горурлана торган кызыл башлы сөлгеләр турында әйтми ярамас. Алар-10 ау, һәрберсендә кабатланмас бизәкләр. Саналган экспонатлар зур музейлар белән ярышырлык түгел, әлбәттә. Кечкенә генә булса да, күп гасырлык тарихны үз эченә сыйдырган музеебыз- татар халкының үткәне белән бүгенгесен тоташтыручы күпер бит.  

 

 

 
 

 



Используются технологии uCoz