тат | рус

 

 

 

 

 

 

 

 

 


 

Шахмай авылында яшәүче Вәлиева Мәгъзүмә әби белән беседа вакытында язып алынды.

Кармәт дигән авылдан, моннан 250 еллар элек, Карәев дигән бер кеше килеп, үзенә җир алып, бу авылга кереп утырган. Аның улының исемен Шахмай дип кушалар. Шуннан башлап, авылны Шахмай дип атаганнар. Бераздан соң бу кеше янына башкалар да килеп утырганнар. Ул вакытта авыл уртасыннан елга (хәзерге инеш) аккан. 1981 елда бу инеш Кызылъяр күпереннән башланган. Су шаулап күпер астыннан килеп чыккан. Яз көне су шулкадәр күтәрелә, хәтта күпердән ат белән дә чыгып булмаган. Урман, авыл кырыеннан ук (хәзерге Яңа Калага кадәр) сузылган. Бервакыт авыл кырыеннан янгын чыга һәм авыл бөтенләе белән янып бетә. Авыл көнчыгыштан көнбатышка таба сузылган була.

Шахмай авылында яшәүче Сөләйманова Фатыйма әби (80 яшь) белән беседа вакытында язып алынды.

Элекке вакытларда татарларга рус динен, ягъни христиан динен кертә башлаганнар. Шул вакытта халык үзләренең торган җирләреннән китеп, урманнарда, кырдагы печән кибәннәре астында качып яталар. Шул сугышлардан соң, урман артындагы бер бушлыкка өч кеше килеп утыра. Аларның икесе татар, берсе чуваш була. Авыл иң беренче Чагадай исемле була. Авыл чувашлар мазарына утырган була. Ул, еллар үткән саен көнбатышка табан күчә бара. Авыл бары тик бер генә урамнан торган һәм аркылыга утырган була. Бервакыт кырыйдагы бер йорттан пожар чыгып авыл бөтенләй янып бетә. Ул вакытта авыл тирәли читән белән тотып алынган була. Халык бар әйберен басу капкасы янына ташый. Шунда зур мич чыгарып бергә пешереп, бергә ашап, көзгә кадәр йортсыз яшиләр. Шул ук вакытта урман кисеп үзләренә йорт салалар. Чөнки урман якын, хәзерге тау башында гына була. Ул урыннар баштан куе урман белән капланган була. Көзгә чаклы бөтен авыл халкы йорт-җирле булып бетә. Яңа авыл Шахмай дип атала башлый. Еллар уза. Авылда бер-бер артлы байлар килеп чыга. Байларның берсе Сабир, берсе Шакирҗан була. Сабир байның сарыклары үзенә бер көтү булып йөриләр. Аның хезмәтчеләре дә була. Ләкин ул хезмәтчеләрен яраткан, аларны хөрмәт иткән. Әгәр хатыннары хезмәтчеләргә өсте алынган сөт бирсәләр, сөтне чүлмәге белән күтәреп бәргән һәм куе сөт китертә торган була. Ә Шакирҗан бай кибетче була. Ике этажлы таш мәктәп аның йорты була. Мәктәпне ул 1890 елларда кирпечтән салдырган. Кирпечне хәзерге дуңгызлар абзары янында чыга торган балчыктан суктырган. Бу байның Шахмай авылындагы имениесеннән тыш Алабугада да зур имениесе була. Совет власте елларында аның Шахмайдагы имениесе беткәч, Алабугадагы имениесе дә бетерелә. Совет власте елларында Шахмай авылы зурая. Халык колхозга керә. Тормыш яхшыра бара.

Чертуш авылы тарихыннан.

1913-1914 нче елларда безнең авылда 500-ләп йорт булган. Авылның халкы өч мөхәлләгә караган. Вәлиулла исемле кеше староста булган. Авылда зур байлардан тугыз кеше кибет тоткан. Аннан башка вак сәүдәгәрләр дә күп булган. Авыл халкының күпчелеген ярлылар алып торган. Алар бер ат һәм бер сыер асраганнар. Хатын-кызлар күп булган семьялар җәй буе кешегә эшләгәннәр, ә кышын теләнеп йөргәннәр. Кайбер авыр тормышлы кешеләр хәтта урлау белән шөгыльләнгәннәр. Алар урланган әйберне үз өйләрендә тота алмаганнар. Чөнки ярлы өйдә урланган әйбер тиз беленгән. Һәм урлаучы малны килешеп берәр байда тотарга мәҗбүр булган. Ләкин малның күп өлеше байда калган. Бер ярлы хәтта мәче тиресе җыю белән шөгыльләнгән. Ул бу тиреләрне дәүләткә саткан. Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында солдатларга аяк киеме җитми башлагач, ярлылар чабата җитештерә башлыйлар. Сугыш вакытында ачлыктан һәм авырудан бик күп кеше үлә. Бу сугыш өчен ярлылар гына түгел, байлар да Николай патшаны гаеплиләр. Авыл халкы революционерларга теләктәшлек күрсәтә, революция хәбәрен шатланып каршы ала. Гражданнар сугышы безнең авылга да кагылмыйча үтми. Бу сугыш вакытында авыл аша кызыллар һәм аклар алмашынып бик еш үтеп торалар. 1919 нчы елның март аенда сәнәкчеләр фетнәсе кузгала. Фетнәчеләр безнең авылга килеп керәләр һәм корал белән куркытып халыкны олауга куа башлыйлар. Алар Каргалыга таба хәрәкәт итәләр. Ләкин шул вакытта Казаннан җибәрелгән махсус отряд килеп җитә. Туптан бер-ике залп бирүгә фетнәчеләр качып китәләр. Алар артыннан кызыл отряд уза. Аннан соң фетнәче калдыкларын бетереп йөрүче мадъяр отряды килә. Мадъярлар ирләрне һәм картларны күпер төбенә алып төшеп боз өстендә аталар. Алар 37 кешене атып үтерәләр. Авылдагы йортларга ут төртәләр. Бераз вакыттан соң бу мадъярларның тыныч халыкны атып йөргәнлекләре өчен хөкем ителгәнлекләре билгеле була.

 

 
 

 



Используются технологии uCoz