тат | рус

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Дөньяда бит хыялларсыз,
Омтылышсыз була яшәп.
Ләкин алга чаба-чаба,
Шулардан тәм таба-таба
Яшәү кызык, яшәү рәхәт.

Яшәп була макталусыз,
Нәрсәгә ул дан һәм шөһрәт?
Ләкин берәү, эшең мактап,
Чын күңелдән әйтсә рәхмәт -
Җанга йомшак, җанга рәхәт.

Кеше күнә күп нәрсәгә -
Ялгызың да була яшәп.
Ләкин янда дуслар булса,
Алар кайгыртуын тойсаң,
Тормыш җиңел, дөнья рәхәт.

Һичкайчан да башын ими,
Кеше бит ул көчле гаҗәп.
Бу дөньяда кеше булу,
Бар нәрсәдән өстен булу,
Нинди кызык,нинди рәхәт!

(Ф. Яруллин)  

 

 
 

 



Используются технологии uCoz