тат | рус
|
|
Шахмай авылында 1917 елда беренче тапкыр мәктәп ачыла.
1932 нче елда аны җидеелык, 1959 нчы елда сигезьеллык итеп үзгәртәләр.
1965 нче елда мәктәп урта мәктәп буларак ачыла.
2006 – 2007 нче уку елында мәктәптә 140 укучы белем ала. Педагогик коллектив 21 укытучыдан тора, шуларның 3-се әйдәп баручы, 11-е – I категорияле, 4-се - II категорияле укытучы. Мәктәбебез районда алдынгылардан санала. Ел нәтиҗәләре буенча берничә ел рәттән мәктәп II урынны, спорт ярышлары буенча I урынны, яңа уку елына әзерлек буенча II урынны яулый.
Адресы: Татарстан Республикасы, Яңа Чишмә районы, Шахмай авылы, Үзәк урам, 38 нче йорт.
Тел.: (843-48) 3-84-79,
(843-48) 3-84-09 (директор)
e-mail: sch1526-2006@ya.ru
Сайт өстендә эшләделәр:
Салахова Резидә Әнвәр кызы - Шахмай урта мәктәбе укытучысы,
Гарифуллин Рамил Наил улы - 2002 ел чыгарылыш сыйныф укучысы.
|