тат | рус

Фото

 

 

 

 

 

 

 

 

Хайруллин Камил Нәкыйп улы

1958 елнның 2 нче гыйнварында хәзерге Яңа Чишмә районы (элеккеге Кызыл Армия районы) Чертуш авылында дөньяга килә. Әтисе Нәкыйп клуб мөдире, әнисе Лилия колхозчы булып эшләгәннәр. Гаиләдә алар биш бала үсәләр. 1965-1969 елларда Чертуш авылындагы башлангыч мәктәбендә, аннан Шахмай урта мәктәбендә укый. 1975 елда Алабуга дәүләт педагогия институтының гомуми техник фәннәр бүлегенә укырга керә. Укуны тәмамлагач, Чистай районы Яүширмә урта мәктәбендә хезмәт укытучысы булып эшли. 1981 елда Лебедка, ә 1985 елда Красный Октябрь урта мәктәпләрендә директор вазыйфасын башкара. 1998 елдан һәм әлегә чаклы Шахмай урта мәктәбендә директор булып эшли. Тормыш иптәше Гөлсинә Әсәд кызы да укытучы, ул Алабуга дәүләт педагогия институтының математика бүлеген тәмамлый. Гаиләләрендә өч бала тәрбияләп үстерәләр. 2004 елда "РФ гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре" билгесе белән бүләкләнә. Шул ук елны район күләмендә үткәрелгән “Елның иң яхшы җитәкчесе” бәйгесендә җинүче була.  

 

 
 

 



Используются технологии uCoz