тат | рус

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Колхоз төзү чорыннан истәлекләр.

Шахмай авылында торучы Илалов Гайфулла бабай белән беседа вакытында язылды. 1928-29-нчы еллар. Бу елларда Зиннур Арысланов сельсовет председателе иде. Мин райисполком члены идем. Ул вакытта 12 коммунист бар иде. Ул елларда бакчачылык артеле төзелде. Мин моны оештыручы идем. Бакчачылык артеленең төп теләге, күмәкләшүгә күндерү иде. 1929 нчы елның ахырында колхоз оештыру башланды. Башлап җибәрү өчен, бу эш миңа тапшырылды. Шушы 12 коммунистны без беркеттек. Комбинат төзелде һәм халык берьюлы колхозга берләште. Шул дәвердә авыл хуҗалыгы әйберләрен бергә җыю башланды. Атлар, сабаннар, орлыклар – барысы да җыелды. Бу эшкә кулаклар салкын карады. Кулаклар белән каты көрәш барды. Бигрәк тә кулаклар хатын-кызларга боерык биреп тордылар. Кемнәрне кулга алырга, шуларны сорадылар. Менә шушы вакытта коммунистлар өчәү генә калдылар. Ә калганнары хатыннар яклы булдылар. Кулаклар шул ук вакытта мине дә юк итәргә теләделәр. Минем ике иптәшем, Арысланов һәм Дәүлетшин бар иде. Ул вакытта Арыслановны сельсовет председательлегеннән төшерделәр. Аның урынына Хайбуллин Зәйнулланы куйдылар. Алар безнең партия яклы булдылар. Мин шушы куркынычлардан яшеренеп булса да эшемне ташламадым. Чәчү вакыты җитүгә, халык орлыкларын һәм башка әйберләрен кире алдылар. Үзләре киредән аерым хуҗалык булып яшәделәр. Без шушы колхозда 6 хуҗалык булып калдык. Колхозга “Ирек” исеме бирелде. Исемлек: Арысланов, Дәүлетшин, Илалов – коммунист иделәр. Язгы чәчүне бик кыен үткәрдек. Җир бүлеп биргәндә, кайбер хатыннар каршы тордылар. Бу колхоз төзелү чоры иде. Кулаклар һаман сугышып тордылар. Безгә күп көч куярга туры килде. Партиядән качучы кайбер иптәшләр дә берәмләп кенә колхозга берләшә башладылар. Кулаклар тарафыннан миңа каршылык каты булды. Кулаклар: помещик Фәйзуллин Шакирҗан, Габдулла Рахматуллин, Сабиров Гомәр, Фәтхетдинов Гиляч, Бакиров Ситдик, Төхфәтуллин Ярулла, староста: Сабиров Миннебай. Гирфанов Вильдан бабай белән беседа вакытында язып алынды.Безнең авылда коллективлашу 1929 елда башлана. Бу вакытта крестьяннарны мәҗбүри рәвештә колхозга кертү була. Шахмай авылында 419 хуҗалыкка 440 ат була. Бу атлар барысы да берләштерелә. Ләкин азык халык кулында була. Чәчү вакыты килеп җитүгә карамастан, чәчүлек орлык та, атларга ашатырлык азык та булмый. Газеталарда Сталинның “Уңышлардан баш әйләнү” дигән мәкаләсе басылып чыкканнан соң колхоз тарала. Колхоз таралгач, волком председателе Миннегулов килеп, халык арасында аңлату эшләре алып бара. Колхозга яңадан 18 хуҗалык керә. Җир бүлгәндә 5 хуҗалык колхоздан кире чыга. Авыл халкы колхозчыларга җирне урман артыннан алырга куша. Колхозчылар җирне урман артыннан алсалар, файда булмаячагын аңлыйлар. Колхоз председателе Гирфанов Вильдан Каргалыга милиционер Әбелханов янына бара. Әбелханов килеп, халык белән беседа үткәргәндә, колхозчылар авыл яныннан җир бүлеп алалар. 1931 нче елда “Ирек” колхозы Устав кабул итә. 1930 нчы елда колхозга керүчеләр саны 50 хуҗалыкка җитә. Кулаклар котыртуына карамастан халык колхозга керә. 1931 нче елда Гирфанов Вильданны Чистайга эшкә чакыртып алалар. Председатель булып Халиуллин Сәмигулла кала. 1935-36 елларда колхозның хәле яхшыра, авыл хуҗалыгы машиналары кайта. Бары тик Сабиров Гумәрне генә авылдан сөрәләр. Хайретдинов Гайфулла бабай белән булган беседа. Без 1930 елда колхозга кердек. Беренче булып колхозга Нуретдинов Сибгатулла һәм Илалов Гайфулла керде. Аннан соң 30 га якын хуҗалык колхозга керде. Колхозлашу чорларында җирне атлар белән эшкәртә идек, аннан соң тракторлар була башлады. Чәчү вакытында атлар белән чәчә идек. Игенне күбрәк урак белән ура идек, ә соңгарак таба жаткалар белән, комбайннар белән ура башладык. Игеннәрне җыеп суктырган вакытта пятизубка белән суктырдык, ә аннан соң МКА машинасы белән суктыра башладык. Урак вакытында хөкүмәткә икмәкне атлар белән ташый идек.

Авылда колхоз төзелү еллары.

Колхоз төзелү 1930-32 елларда башланып, 1936-нчы елда төгәлләнгән. Колхозның беренче председателе Шарапов Гата, ә аннан соң Насретдинов Ибраһим булганнар. Беренче тракторист Сафин Сәгыйть, Кәлимуллин Хайбулла һәм Лотфуллин Нигъмәт беренче шоферлар булганнар. Колхозның беренче комбайнерлары: Мирьякупов Мәзгут һәм Нуретдинов Минвафалар. Колхоз “Алга №1” дип йөртелгән. “Татарстан” колхозы тормышыннан. 1965 ел.
Колхоз председателе – Хөснетдинов Г.
Партком секретаре – Гайнетдинов И.
Баш агроном – Куркин И.
Баш бухгалтер – Вәлиев Бригадирлар:
1-нче бригада – Хайруллин М.
2-нче бригада – Ахметвалиев
3-нче бригада – Шарапов
4-нче бригада – Хисматуллин 9926 га бөртекле культураларның һәр гектарыннан уртача планда каралган 12 ц урынына 13,1 ц уңыш алынды. 2734 га арыштан уртача 11,5 ц.
4935 га бодайдан уртача 13,8 ц.
1322 га борчактан уртача 12,7 ц.
290 га тарыдан уртача 11,0 ц. Колхоз дәүләткә планда күрсәтелгән 56000 ц урынына 62238 ц (зачет үлчәве белән 56884 ц) ашлык сатып, дәүләт план заказын 101%-ка үтәде, үзен орлык, фураж белән тәэмин итте. 2900 ц урынына 3958 ц бәрәңге тапшырып, планны 126%-ка үтәде. Игенчелектән алынган продукция бөртеклеләр һәм кузаклылар 129557 ц.

 

 
 

 



Используются технологии uCoz