Нык тырыштык, нык көрәштек заманында,
Көнне төнгә ялгадык без яшь чагында.
Хәзер инде безнең андый заман үтте,
Шулай, яшьләр, чират хәзер сезгә җитте.
Көч барында, дәрт барында тырышыгыз,
Ямьле булыр, күркәм булыр тормышыгыз.
Сезнең әле юллар озын, ерак барасыгыз,
Без яраттык туган илне, сез дә яратыгыз.
Сезгә васыять һәм зур теләк әйтәбез без,
Өлкәннәрдәй намус белән яшәгез сез.
(Камил Рахматуллин)