Шәмсетдинова София Абдулла кызы
1911 нче елның 1 нче октябрендә Чистай шәһәрендә туа. 1 нче номерлы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан педагогия институтының тарих факультетын тәмамлый. Хезмәт юлы 1941 нче елда Шахмай урта мәктәбендә башлана. 1944-1956 нчы елларда мәктәпнең завучы булып эшли. 35 ел гомерен балалар укытуга, тәрбияләүгә багышлый. Мәктәп музее София Абдулла кызы җитәкчелегендә оештырылды. Укыту-тәрбия эшендәге уңышлары өчен хөкүмәтебез аны “За доблестный труд в Великой Отечественной войне” медале, “За трудовое отличие” медале, “Отличник народного просвещения” значогы, “Победитель социалистического соревнования” билгесе һәм грамоталар белән бүләкли. 2002 нче елның апрель аенда вафат булды.