Шәрипова Роза Камил кызы
1937 нче елның 19 нчы мартында Шахмай авылында туа. Шахмай җидееллык мәктәбен 1951 елда бетергәннән соң Чистайның 2 нче номерлы урта мәктәбендә укый.
1954 нче елда Ишәле авылында, 1955-56 елда Чув. Чебоксар авылында башлангыч классларда укыта, 1957 нче елда Алабуга дәүләт педагогия институтының тел-әдәбият бүлегенә укырга керә һәм аны 1961 нче елда тәмамлый. 1960-61 нче уку елында Чүпрәле районының Татар Төке авылында рус теле укыта. Аннан туган авылы Шахмайга кайтып, тел-әдәбият укытучысы булып эшли. Шәрипова Роза Камил кызы 1990 нчы елга кадәр укыта. “Хезмәт ветераны” медале һәм күп грамоталар белән бүләкләнгән. Хәзер лаеклы ялда.