Саттаров Камил Хаммат улы
1930 нчы елның 5 августында Чистай районы Яүширмә авылында туа.
1950-57 нче елларда Исләй, 1957-64 нче елларда Шахмай, 1966-94 нче елларда Яүширмә мәктәпләрендә директор булып эшли.
Аңа РСФСРның “Халык мәгарифе отличнигы” дигән мактаулы исем бирелде. Хезмәтләре өчен РСФСРның Мактау грамотасына лаек булды.