тат | рус

Фото

 

 

 

 

 

 

 

Сабирова Гөлнар Камил кызы

1968 елның 12 декабрендә Шахмай авылында туган. Казан дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлап, Шахмай урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта башлый. “Ел укытучысы – 2004” конкурсы лауреаты. Эшләнгән эшләре турында язмалар, хезмәтләре республика газета-журналларында да урын ала. “Язык – к знанию ключ” дигән телдән журнал эшкәртмәсе “Фән һәм мәктәп” журналында (№7, 2004 ел) басылып Алексеевск шәһәрендә узган республика фәнни-гамәли конференциясендә үзенең эш алымнары турында чыгыш ясады. Район буенча үткәрелгән рус теле кабинетлары конкурсында 3 нче урын укытучының максатчан эшчәнлегенә дәлил булып тора. I категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы 17 ел. Тормыш иптәше белән бер ул үстерәләр.  

 

 
 

 



Используются технологии uCoz