Мифтәхетдинов Рәис Рәшит улы
1971 нче елның 9 январенда Шахмай авылында туган.
Шахмай урта мәктәбен тәмамлагач, КДПИның физика һәм информатика бүлегендә белем ала. Яңа Чишмә районының Тубылгытау авылында 5 ел укытучы булып эшли.
Язмыш туган якларына алып кайта. Хәзергесе вакытта Шахмай урта мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли.Тормыш иптәше белән ике ул үстерәләр.