тат | рус

Фото

 

 

 

 

 

 

Нуруллина Гөлнур Әсхать кызы

1966 нчы елның 31 нче октябрендә Шахмай авылында туган. Әтисе Шәрпов Әсхать Зариф улы һәм әнисе Шәрипова Роза Камил кызы укытучылар булып эшләделәр, хәзерге вакытта икесе дә лаеклы ялда. Шахмай урта мәктәбен тәмамлап, 1984-1989 нче елларда КГПИның табигать фәннәре факультетында белем ала. Шул елны Шахмай урта мәктәбендә химия-биология укытучысы булып эшли башлый. Хезмәтләре “Мәгариф”, “Фән һәм мәктәп” журналларында басылып чыкты. 2000 нче елда “Мәгариф” журналының иң яхшы авторлары арасына керде. 2000 нче елда районның сыйныф җитәкчеләре конкурсында I урын алды. 2003 нче елда ТР Мәгариф министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде. I категорияле укытучы.  

 

 
 

 



Используются технологии uCoz