тат | рус

Фото

 

 

 

 

 

 

 

Мирьякупова Гөлүсә Әсхать кызы

1967 елның 18 декабрендә Яңа Чишмә районы Шахмай авылында туган. Әти-әнисе укытучылар. 1975-85 нче елларда Шахмай урта мәктәбендә белем ала. 1990 елда Казан Дәүләт педагогия институтының математика-информатика һәм ИТ факультетын тәмамлап, Яңа Чишмә районы Тубылгытау урта мәктәбенә математика һәм информатика укытучысы булып эшкә кайта. 1993-94 нче елларда ТР укытучыларның квалификациясен күтәрү институтының психология факультетында икенче югары белем ала. Шахмай мәктәбе укыту-тәрбия комплексына ия булган елларда психолог булып эшли. 1994 нче елдан башлап Шахмай мәктәбендә математика укыта. “Укытучы һөнәрен сайлавымда гомерләрен шул профессиягә багышлаган әтием – Әсхать Зариф улы, әнием – Роза Камил кызы һәм укытучыларым Зарипов Әнвәр абый, Хамадиева Флёра апаларның йогынтысы зур булды-“, ди ул. Безнең гаиләнең – Шәриповлар династиясенең гомуми педагогик эш стажы 200 ел. I категорияле укытучы.  

 

 
 

 



Используются технологии uCoz