тат | рус

Фото

 

 

 

 

 

 

Кашапова Гөлназ Фәргать кызы

1975 нче елның 23 маенда Яңа Чишмә районы Чаллы Башы авылында туган. Чаллы Башы урта мәктәбен тәмамлап, 1992-1995 нче елларда Яр Чаллы педагогия көллиятендә белем ала. Шахмай урта мәктәбендә 1996 нчы елдан башла эшли. 2002-2006 нчы елларда читтән торып Татар Дәүләт Гуманитар-Педагогик университетының башлангыч белем бирү педагогикасы һәм методикасы факультетында укып, белемен ныгыта. 2006 нчы елдан II категорияле укытучы. Гөлназ, бер гасырга сузылган укытучылар династиясенең 4 нче буыны. Династия башы ерак бабасы Микушев Николай Никофровичтан (1890-1937) башлана. Репрессия корбаны булган бабасының педагогик стажы 25 ел белән генә чикләнә. Аның кызы – әбисе Аппакова Раиса Николай кызы (1921) һәм бабасы Аппаков Федор Наум улы (1922-1990) 41 шәр ел гомерләрен балаларга белем бирүгә багышлыйлар. Әнисе, Нуртдинова Александра Федор кызы 39 еллык педагогик стажы булган математика укытучысы. Тормыш иптәше Әхәт белән ул һәм кыз үстерәләр.  

 

 
 

 



Используются технологии uCoz