тат | рус

Фото

 

 

 

 

 

 

 

 

Кәбирова Хәдичә Ибраһим кызы

1960 елның 17 июлендә Чистай районы Акбүре авылында туа. 1967 елда мәктәпкә укырга кереп, 1977 елда аны яхшы билгеләргә тәмамлый. Шул ук елны ул Алабуга Дәүләт пед. институтының башлангыч сыйныф укытучылары әзерли торган факультетына укырга керә. 4 нче курста укыганда әлеге факультетны Яр Чаллы шәһәренә күчерәләр һәм Хәдичә Ибраһим кызы институтны Яр Чаллыда тәмамлый. 1981 елда Чистай районы Чаллы Башы авылы мәктәбенә эшкә кайта. Аның хезмәт юлы шулай башланып китә. Анда ел ярым эшләгәч, гаилә хәле буенча Шахмай урта мәктәбенә күчә. Шул вакыттан бирле башлангыч сыйныфларда укыта. Ул үз эшен ярата, укучыларын үз балаларыдай якын күрә. “Укытучы хезмәтеннән башка бүтән эшне күз алдыма да китерә алмыйм”,– ди Хадичә Ибраһим кызы. 1997 нче елда эшендәге уңышлары нәтиҗәсендә өлкән укытучы категориясенә лаек була. 1999 елда “Ел укытучысы – 99” конкурсында катнашып ул II урын ала. 2005 елда РФ Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Башлангыч сыйныф укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе булып та хезмәт итә. Газета-журналларда әледән-әле мәкаләләре басылып килә. Методик берләшмә утырышларында, район укытучылары һәм семинарларында чыгышлар ясый, үз тәҗрибәсе белән уртаклаша. 2005 елда Республика фәнни-практик конференциядә чыгыш ясый. Чыгышын ТР мәгарифне үстерү институтының өлкән укытучысы И.Х. Муяссарова һәм республиканың башлангыч сыйныф укытучылары югары бәялиләр. Хадичә Ибраһим кызы үзен бик бәхетле саный, “Чөнки янымда яраткан гаиләм, яраткан эшем – укучыларым бар”, – ди ул.  

 

 
 

 



Используются технологии uCoz