тат | рус

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Хамадеев Марат Хөсәен улы

1950 елның 9 февралендә Татарстан Республикасының Яңа Чишмә районы Шахмай авылында туа. Әти-әнисе укытучылар. Шахмай урта мәктәбенен тәмамлап, 1967 елда Алабуга дәүләт педагогия институтының филология бүлегенә укырга керә һәм 1973 елда тәмамлый. 1973 елдан Шахмай урта мәктәбендә эшли башлый. Эшләүнең беренче елларында рус теле һәм әдәбияты, соңгы елларда тарих, җәмгыять белеме, хокук нигезләре, хезмәт фәннәрен укыта. Мәктәптә эшләү дәверендә аның тырыш хезмәте гадел бәяләнде: ул ике тапкыр Татарстан мәгариф министрлыгы, күп тапкырлар район мәгариф бүлеге тарафыннан грамоталар, кабинет өчен грамоталар, ә 1992 елда Россия Федерациясе мәгариф министры тарафыннан “Халык мәгарифе отличнигы” билгесе белән бүләкләнде. 25 ел мәктәптә эшләгәч, ялга туктады. Хәзергесе вакытта Шахмай урта мәктәбендә “Оста куллар” түгәрәген җитәкли. Флера апа белән бергәләп, балаларына югары белем, төпле тәрбия бирделәр.  

 

 
 

 



Используются технологии uCoz