тат | рус

Фото

 

 

 

 

 

 

 

Хәммәдиева Флера Хасыйб кызы

Әлки районының Алпар авылында дөньяга килә. Аның әти-әнисе-икесе дә укытучылар, авыр сугыш елларын үз җилкәләрендә күтәреп, тормышның һәр мизгеленә шатланып яшәүчеләр. Укытучы гаиләсендә тәрбияләнгән Флерага уку җиңел бирелә.Тик укып югары белем алганчы аңа күпмедер “тормыш университетларын” үтәргә туры килә. 1968 елның октябреннән ул “Татарстан яшьләре” газетасы редакөиясенә хат ташучы – курьер булып эшкә урнаша. Анда эшләгәндә, шунда килеп йөрүче җырчылар белән аралаша. Аннан соң ике ел Казанда 7 нче заводта эшли. 1972-1976 елларда ул КДПИның математика бүлегендә белем ала. Менә шул көннән бүгенгәчә Шахмай авылында мөгаллимлек хезмәтендә, математика укыта. Ул чордагы мәктәп директоры Шәрипов Әсхать абыйга, завуч Зарипов Әнвәр абыйга бик рәхмәтле. Алар, Марат абый белән бергәләп, балаларына югары белем бирделәр. Хезмәте Татарстан мәгариф министрлыгы, район мәгариф бүлеге тарафыннан грамоталар белән бәяләнде, "РФ гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре" билгесе белән бүләкләнде.  

 

 
 

 



Используются технологии uCoz