Гарифуллина Гөлзидә Госман кызы
1967 нче елның 18 нче декабрендә Чаллы башы авылында туа.
Әтисе - Салахов Госман Галәветдин улы – гомере буе “Татарстан” колхозында шофер булып эшли. Әнисе - Салахова Фидания Хәмит кызы – шул ук колхозда терлекчелектә эшли.
1985 – 1990 нчы елларда КГПИ ның математика – информатика факультетында белем ала. Институттан соң хезмәт эшчәнлеген үзенең туган мәктәбендә башлап җибәрә.
1995 нче елдан башлап Шахмай урта мәктәбендә “Технология ” дәресләре алып бара.
10 елдан артык мәктәптә эшләп килүче “Нәфис хезмәт” түгәрәген җитәкли. Түгәрәкләрдә укучылар кәттәҗи чигү, корамалау, шома чигү, хач чигүе технологияләрен үзләштерәләр.
1998 – 2002 нче елларда “Мөхәммәдия” мөселман мәдрәсәсендә ислам дине нигезләрен өйрәнә. Авылыбыз мәчетендә якшәмбе көннәрендә балаларга дин сабагы өйрәтә.
Тормыш иптәше Рафик белән ике улы тәрбиялиләр.