тат | рус

Фото

 

 

 

 

 

 

 

Галимова Назимә Габдуллаҗан кызы

1958 елның 2 декабрендә Арча районының Кысна авылында колхозчы гаиләсендә туа. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Арча педучилищесында укый. Аны бетергәч, 1978 елда Чистай районының Акбүре авылына башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп җибәрәләр. 1981-1988 елларда КДУ ның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. 1984 елдан Яңа Чишмә районының Шахмай урта мәктәбендә эшли. Эш дәверендә пионервожатый, китапханәче, башлангыч сыйныфлар укытучысы булырга туры килә. Хәзерге вакытта татар теле һәм әдәбияты укыта. Районда үткәрелгән “Сыйныф җитәкчесе – 96” да IV урын, “Мәшһүр татар теле укытучысы – 2000” дә – I урынны алды. Республика ярышында икенче унлыкка кереп, “Татар телен иң яхшы белүче” булды. 28 ел эшләү дәверендә район һәм министрлыкның (2000, 2003, 2004) Мактау грамоталарына, 2005 елда “Россия Федерациясе гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре” билгесе белән бүләкләнә.  

 

 
 

 



Используются технологии uCoz