тат | рус

Фото

 

 

 

 

 

 

 

Әхмәтҗанова Фәния Камил кызы

1960 елның 14 гыйнварында Чистай районы Чаллы Башы авылында туган. 1967-75 елларда Чаллы Башы сигезьеллык мәктәбендә белем ала, 1975-78 елларда Чистай педучилищесында укый, ә 1982-87 елларда Казан дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамладый. Хезмәт юлын 1979 елда Мөслим районы Иске Карамалы балалар бакчасында тәрбияче булып башлый. Анда 2 ел эшләгәннән соң үзенең туган авылы – Чаллы Башы мәктәбенә башлангыч сыйныф укытучысы булып кайта. Ә инде 1985 елдан башлап, хәзергесе көнгә кадәр Шахмай урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларда укыта. Гомерлеккә сайлаган хезмәте һәрвакыт күңелен шатландырып, сафландарып тора. “Сабыйларны күрүгә, бөтен дөнья мәшәкатьләрен, укучыларың һәм әти-әниләреңнең, авылдашларыңның җылы мөнәсәбәтен, ихтирамын тоеп яшәү – үзе бер бәхет икән ул,”- ди Фәния 2001 елда районда “Иң яхшы дәрес эшкәртмәсе” бәйгесенә тәкъдим ителгән кызыклы һәм эчтәлекле эше өчен I урын ала һәм РФ ның Мактау грамотасы белән бүләкләнә. 2006 елда район буенча үткәрелгән “Иң әйбәт башлангыч сыйныф кабинеты” бәйгесендә II урын алып, шулай ук мактау грамотасы белән бүләкләнә. “Хезмәтенә күрә хөрмәте” дигән матур әйтем бар, хөкүмәтебез дә хезмәтен югары бәяли. 1990 елда Татарстан Республикасы Халык мәгарифе министры тарафыннан Мактау Грамотасы, ә 1996 елда Россия Федерациясе мәгариф министры тарафыннан “Халык мәгарифе отличнигы” билгесе белән бүләкләнә. 2004 елда РФ тарафыннан яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдәге уңышлары, 25 еллык хезмәте өчен мактау грамотасы бирелә һәм “Хезмәт ветераны” таныклыгына ия була.  

 

 
 

 



Используются технологии uCoz