тат | рус
 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Нәрсә ул дуслык?

Дөньяда ялгызлыктан да авыр нәрсә юктыр. Шуңа күрә кечкенәдән үк кешеләр белән аралаша, үзеңә дуслар сайлый белергә кирәк. Кем соң ул дус? Дус-ул синең сыйныфташың, партадашың, кечкенәдән бергә уйнап үскән күрше кызы, я малае.

Мин үземнең сыйныфташларымның барысын да дусларым дип атар идем. Шуңа күрә дә һәр көнне мәктәпкә барасы килеп тора. Көндәлек хәлләрне, вак-төяк проблемаларны бергәләп сөйләшеп алабыз, киләчәккә планнар корган булабыз. Күрше авылдан йөреп укыганлыктан, калган сүзләребез кайтканда сөйләшергә кала. Уку елы тәмамланырга вакыт бик аз калды, тагын безгә бер ел гына укыйсы кала. Әй, өзелеп сагынырбыз әле без бу елларны, сыйныфташ дусларны…

Ә инде чын дус дип аталучы Бер генә буладыр ул. Ул синең серләреңне саклый белергә, кирәк урында сине якларга тиеш, дип уйлыйм.

Дусларга таләпне бик нык куйдым, бугай. Үзем, үзем соң кемгәдер чын дус була аламмы? Әйе, әйе. Дустыма ярдәм кулы сузарлык тәвәккәллегем дә, кешеләргә ярдәмчеллегем дә бар. Иң мөһиме, кешенең серен күңелемдә саклыйм.

Иң ышанычлы, иң яраткан дустым кем диярсез? Әнием ул минем. Әни дә ул миңа, дус та! Туганнан бирле мин әниемнең ышанычлы, нык җилкәсенә таянып яшим. Мәктәптән дә нинди генә җаваплы эш йөкләсәләр дә, мин курыкмыйм, чөнки әнием ярдәм итә. Аның белән барлык темаларга да сөйләшеп була. Сыйныфташларым белән дә дус, тату яшәргә куша. Кеше-кешенең көзгесе, аңа карап син үзеңне күрәсең ди.

Тормыш авыр һәм катлаулы. Шул сынауларны үтеп, чын тормышның гүзәллеген, яшәү мәгънәсен аңлаган, чын кеше булып кала белгән, нинди генә авырлыклар кичерсә дә, кешелеклелек сыйфатларын югалтмаган кешеләр сокландыра мине.  

 

 
 
 

 



Используются технологии uCoz