тат | рус
 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Әнигә мәдхия

Дөньябыз һәркөн безгә
Матурлык бүләк итә.
Ап-ак карлы кыш узуга,
Ямьле яз килеп җитә.
Кышкы кояш җылы түгел,
Ә җәйгесе – кыздыра.
Салкын өйдә әни булу
Барыннан да уздыра.
Беренче булып кул суза,
Кайгыңны уртаклаша.
Җылы карашы белән
Йөрәктә урын ала.
Кышкы салкыннарда туңсаң,
Әнкәйгә килеп сыен.
Аның җылы кочагы
Һәрвакыт булыр җылы.
Әнкәең синең өчен
Һәркөн ут йотып тора.
Исәнме син, саумы син –
Барын да сизеп тора.
Синең әйткән сүзеңне
Шунда ук отып ала.
Авыр сүздән әнкәеңнең
Йөрәге яралана.
Читкә китү авыр икән,
Бик тиз ул сагындыра.
Җан әнигә тартыламы,
Әни җаннымы тарта?
Тормышыбызның яме,
Өйнең якты кояшы,
Дөньябыз матурлыгы,
Күңелне юатучы.
Әни – баланың шатлыгы,
Баланың бердәнбере.
Әниләрдәй алтын зат
Бу дөньяда бер генә.
Газиз әни һәммәбезгә
Тормышны бүләк иткән
Кунакка килгән дөньяда,
Хөрмәт итәбезме икән? 

     
 
 

 



Используются технологии uCoz