Әнием
Йомшак сүзең, күркәм үзең
Нурлы йөзең елмая.
Иң якын кешем минем
Син, әнием, дөньяда.
Алдагы көннәрең
Кояштай якты булсын.
Тормышың яшел болындай
Бик озын һәм киң булсын.
Борчу-хәсрәт күрмичә,
Җир йөзендә син яшә.
Бәхеттә һәм шатлыкта
Гел бул, Әнием, янәшә!