тат | рус
 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Песи табылды

Мәктәптән кайтуга ук,
Төште күзем Ләйләгә.
Ләйлә елый, берни дәшми,
Утыра диван өстендә.

Әни янына чыктым да,
Сорадым ни булганын.
Әни әйтте Ләйләбезнең
Песие югалганын.

Тиз генә өйгә кердем дә,
Чишенеп-киендем дә,
Киттем урамга чыгып,
Шул песине эзләргә.

Эзли торгач кич тә җитте,
Тик песи табылмады.
Ләйләбез дә елавыннан
Туктады, тынычланды.

Төнлә белән төшемдә
Күрдем песиебезнең
Печәнлеккә яшеренеп
Изрәп йоклап ятканын.

Иртүк тордым да йокымнан,
Печәнлеккә йөгердем.
Ни күрим, чынлап та шунда
Йоклап ята песием.

Песиемне күтәрдем дә,
Өйгә йөгереп кердем.
Йоклап яткан Ләйләбезнең
Янына илтеп куйдым.

Ләйлә йокыдан торгач,
Ни күрсен, песи кайткан.
Имеш, кайткан да Ләйләнең
Янына менеп яткан.

Шулай Ләйлә белми калды
Песине кем тапканын.
Аның өчен апасының
Бик тә нык борчылганын.  

 

 
 
 

 



Используются технологии uCoz