|
|
Әни – нинди матур сүз. Бала өчен ул киңәшче дә, сердәшче дә. Әнисез, мөгаен, дөньяда яшәп булмыйдыр. Әни – безне үстерүче, ярдәм итүче, олы тормыш юлына озатучы да ул. Һәрбер кеше әнисен яратырга, авыр чакта булышырга бурычлы. Әни һәркемгә мәрхәмәтле, итагатьле, йомшак күңелле. Кешегә беркайчан да явыз түгел. Әни – изге күңелле, нәфис кеше.
Әнием
Дөньяда иң изге, иң сабыр,
Иң йомшак кеше ул.
Минем өчен сердәшче дә,
Киңәшче дә ул
Кешеләрне хөрмәт итә,
Итагатьле һәркемгә,
Авыр чакта булыша ул
Кайгысы булган кешегә.
Мине яклый, мине саклый,
Мине сөеп кенә тора ул,
Үзе нәфис, үзе матур
Яраткан әнием була ул.
|