Әниемә
Әни – син иң кадерле кешем,
Синең назың, иркәләвең...
Кирәк, әни, киңәшләрең,
Кирәкмәгән эш өчен шелтәләвең.
Нинди эшләр башкарсаң да,
Бар эшең безнең өчен!
Шатланып яшәү өчен, әни,
Син куясың безгә бар көчең.
Бу тормышның ямен белеп,
Эшне бик яратасың.
Эшем, диеп, балаларым, диеп,
Син тормышны тартасың.
Өч балаңны тигез күреп,
Тырышасың яшәргә.
Язсын безгә гомер буе
“Әни” диеп дәшәргә.
Картайма, әни, гел елмаеп
Яшә син бу дөньяда.
Тәмле чәең, ризыкларың белән
Үстер безне шушы ояда.