Гаилә бәйрәме
Кашапова Гөлназ Фәргать кызы
(башлангыч сыйныф укытучысы)
Укытучы: Хөрмәтле әти-әниләр!
Кадерле балалар, кунаклар!
Бүген без сезнең белән Гаилә бәйрәменә җыелдык.
Гаилә ул – җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаиләнең терәге – ир-ат, әти кеше. Ә ана кеше турында минем аерым әйтәсем килә. Ана кеше үзенең бөтен булган күңел байлыгын, матурлыгын үз нарасыена бирә.
“Бала күңеле ак кәгазь, нәрсә язсаң, шуны укырсың” – дип юкка гына әйтмәгәннәр. Туганчы һәм туганнан соң да ана бала күңеленә матур сүзләр генә яза.
...Баланы ничә яшьтән тәрбияли башларга кирәк?
- Туганнан бирле, - дип җавап биргәннәр картлар. Әйе, бала туганнан соң ук тиешле таләп-кагыйдәләрне үтәргә күнектерелә башлый. Кулын чыгарып битен, күзен тырнамасын өчен, аны биләүләп куялар. Нарасый ризалашмый, елый, киреләнә, кычкыра,
әмма тора-бара буйсына. Бала арбасына утыртып, әнисе белән, үсә төшкәч, тәрбияче, укытучылар белән үзе теләгәнне эшләү, теләгәнчә кылану өчен көрәшә: “салкын сугыш” алып бара. Әгәр йомшаклык күрсәтелсә, юл куйсалар бала йөгәнсезгә әйләнә, 10-11 яшьтән тыңлаусызга әверелә, ә тагын да үсә төшкәч, үзе тәлап итә, боера башлый. Әле тормышны белмәгәнлектән, яшәеш тәҗрибәсе булмаганлыктан һәм үзенең нәфесен тыярга күнекмәгәнлектән, ул чиксез күп хаталар ясый, аларны кабатлый башлый һәм тәрбиясез, миһербансыз, үзен генә ярата торган рәхимсез кеше булып үсә.
Әти-әни, әби-бабай, тәрбияче һәм укытучылар бер генә мизгелгә дә, бер генә мизгелгә дә, бер генә тапкыр да тезгенне ычкындырмаска, балага юлдан тайпылырга ирек бирмәскә тиеш. Шундый даими тәлапчәнлек, тәрбиягә күнектерү, гадәтләндерү бары тик гаиләдә генә була ала. Мәктәп гомуми төшенчәләр бирүдән әллә ни уза алмый. Дистәгә якын баланы каршыда утыртып, дәрес минутлары эчендә генә аңлатылган кагыйдә - кануннар гадәткә әверелеп китми.
Гаилә тәрбиясенең максаты – гаиләдә тыныч тормыш, тәртип булдыру, игелекле хезмәт итү, булган әйбер һәм ризык- нигъмәтне бәрәкәтле тоту, исраф итмәү, бер-береңне ихтирам итү, хөрмәтләү.
- Ә хәзер бәйрәм өлешенә күчәбез. Шулай итеп “Гаилә бәйрәмен” башлыйбыз.
Бәйрәмсез бик күңелсез бит,
Күңелсездер сезгә дә
Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә.
Кирәк һәммәбезгә дә!
Бәйрәмнәр кирәк әтигә!
Бәйрәмнәр кирәк әнигә!
Бабай белән әбигә!
Бәйрәмнәр бик күп болай да.
Ә шулай да, ә шулай да
Иң шәп бәйрәм балачак!
Бездән калмый барачак!
Барлык кеше дә җиргә
Бала булып туачак!
Укытучы. Һәр гаилә - бер команда. Беренче уеныбызны башлыйбыз. Балачакта кем генә артистларга карап сокланмаган да, кем генә алар булып кыланмаган. Яки ак халат киеп, врач булып, курчакларны дәваламаган. Шофер булып машиналарда ничек кенә җилдермәгән. Яңадан бер мәртәбә бала чактагы хыялларыбызга кайтыйк әле.
(“Ромашка” уены башлана. Командаларга ромашка чәчәге таҗлары өләшенә, анда төрле биремнәр язылган). Мәсәлән.
1. Сез – Салават Фәтхетдинов. Зал сезне көтә Салават! Сәхнәгә рәхим итегез!
2. Сезгә бүген 3 яшь. Әти-әниегез сезне котлап, яңа уенчык машина бүләк итте. Әй уйнадыгыз да соң инде! Безгә дә уйнап күрсәтегез әле.
3. Иртә белән балагызны балалар бакчасына озату күренешен күрсәтегез.
4. Кечкенә чакта өйрәнгән иң беренче җырыгызны яки шигырегезне нәкъ шул вакыттагыча җырлап яки сөйләп күрсәтегез.
5. Әни өйдә юк. Бишектәге бәби елапмы елый бит. Һич туктамый. Әти кеше берәр җаен тап, зинһар өчен. (Сәхнәлештерелә: әти һәм бала)
6. Дөге белән балагызның исемен языгыз.
7. Бала биләүләү (әтиләргә)
8. Бишек җыры җырлап бәбине йоклату.
(Концерт номеры.)
II. Уен. “Беләсезме, таныйбызмы, онытмадыкмы икән? ”
1. (Балаларга) Әти-әниеңнең туган көнен, елын беләсеңме? Кайчан?
2. (Әти-әниләргә) Балагызның иң беренче мәгънәле сүзен, һөнәрен хәтерлисезме?
3. Әтиләр, үзегезне таныйсызмы?
Укытучы. Хәзер без әтиләр турында язылган кечкенә иншалар укыйбыз. Аны сезнең балагыз язган, әмма иншаларда әтиләрнең исеме дә кайда эшләгәне дә күрсәтелмәгән. Кайсысы сез икән? Тыңлыйк әле, үзебезне табыйк әле. Әгәр үзегезне танысагыз торып басарсыз.
(Концерт номеры)
III. Уен. “Үзебез дә булышабыз хәзер.”
Укытучы. Әти-әни эштән кайтмаган әле. Шулчаклы бирелеп уйнадыгыз. Шәп разведчик булдыгыз да соң. Әмма кайда эләккән дә, кайчан ертылган ул чалбар, күлмәк? Өстәвенә төймәләре дә төшкән. Әни күргәнче ямавын салдыгыз салуын, төймәләр генә тагасы калды. Әйдәгез, тиз һәм матур итеп шул эшне башкарыйк әле. (Балалар башкара.)
(Концерт номерлары)
Укытучы Безнең әниләр бар эшкә дә аш-суга, кул эшләренә дә осталар. Эштән кайткач та, аларны өйдә мең төрле эш көтә һәм алар барысына да өлгерәләр һәм барысын да булдыралар. Балалары авырып киткәндә дә иң элек әниләр аларны, төрле үләннәр, төнәтмәләр белән дәваларга омтыла.
Ә хәзер дару үләннәре буенча ярыш оештырып алыйк. ( 8 өстәлгә - 8 әнигә табышмаклар әйтү.)
1. Конфетка да яхшы мин,
Компотка да яхшы мин,
Беләсеңме ни өчен:
Витаминнар хәзинәсе
Минем һәрбер җимешем (гөлҗимеш)
2. Бик зәһәр һәм шифалы мин
Сызласа кул буыннар.
Яфрагымда, сабагымда,
Яшәү көче бар минем. (кычыткан)
3. Яратам мин таң нурын
Дару минем тамырым
Шикәре дә җитәрлек
Чәй ясасаң кыздырып
Тәме исең китәрлек. (тузганак)
4. Әллә ни ис китәрлек җирем
Юктыр инде шулай да
Әйтим әле: дәвалыймын
Йокысызлык чирләрен,
Ашказаны, һәм бетерәм
Хәтерсезлек чирләрен. (әрем)
5. Дәү әнием әле аны
Чәй итеп тә эчкәли
Сулышларым җиңеләйде
Йөри идем көчкә ди. (мәтрүшкә)
6. Бик күп чиргә дәва мин
Бер уколсыз дәвалыйм.
Иң оста доктор сыман
Ә шифалы чәчәгем
Кызгылт-сары таҗ сыман. (гөлбадран)
- Булдырдыгыз әниләр. Ә хәзер балаларыгызның сәламләвен кабул итеп алыгыз.
(Концерт номерлары)
Укытучы. Әниләр белән беррәттән сезне салкын җилләрдән саклаучы, усаллардан яклап, зур тормыш юлына чыгаручы әтиләрегез бар. Кечкенә вакытыгызда әтиләрегез кулларына алып, ышанычым булыр, дип иркәләгәннәр, үчти-үчти сикерткәннәр, уйнатканнар. Шулай ук ашатканнар, чүпрәкләрегезне алыштырганнар. Ә хәзер, сез үсеп җиткәч әтиләрегез сезгә дәрес хәзерләргә ничек булышалар икән, шуны тикшереп карыйк.
УЕН Әтиләр балагызның язуын таныйсызмы икән?
- Булдырдыгыз әтиләр. Сез бик үрнәк әтиләр икән. Ә хәзер музыкаль тәнәфес.
- Менә бер җилкенеп биеп тә алдык. Хәзер әзрәк башны эшләтеп алыйк.
Гаиләнең ныклыгы, татулыгы күп нәрсәгә бәйле. Бер-береңне ихтирам итү, ярату да шуннан башлана. Мин хәзер шуларның берсе турында табышмак әйтәм, ә сез җавабын табыгыз: “Кайвакыт ул мамык төсле йомшак, кайвакытта корыч кебек каты, кайчагында баллы, татлы. Ә кайчакта әремнән дә әче, кайвакыт кылыч кебек үткен, елан кебек чага да. Ул нәрсә?”
- Әйе, тел. Тел – минем дустым да, дошманым да диләр бит. Сөйләмебезне мөмкин кадәр матур сүзләр белән баетырга иде. Әйдәгез, бергәләшеп бер-беребезгә җанны эретә торган, җылы, назлы сүзләр әйтик әле. Әти-әниләр балага көненә 12 төрле матур сүз әйтергә тиеш.
УЕН: балалар әти-әниләренә һәм киресенчә, әти-әниләр балаларына матур сүзләр әйтешәләр.
- Сез гел матур сүзләр генә әйтешеп яшисез икән, бик әйбәт. Матур сүз баланың кәефен күтәрә, тынычландыра, эшчәнлеген арттыра. Шуңа күрә, балалардан ягымлы сүзләрне кызганмагыз.
Татлы сүзләр, назлы сүзләр.
Кадерлем, бәгърем,
Гүзәлем, җанашым,
Бөркетем, лачыным,
Йолдызым, кояшым,
Багалмам, күз нурым,
Матурым, акыллым,
Иң татлы җимешем,
Көмешем, алтыным,
Сандугачым, былбылым,
Күгәрченем, ярым син,
Карлыгачым, тургаем,
Аккошым, җаным син.
Йолдызлы күгем дә,
Кояшлы көнем син.
Бердәнберем, бер генәм
Иң татлы уем син.
Йөрәк парәм, җанкаем
Хыялым, моңым син,
Алмадай татлы уем син.
Шикәрдәй баллы син
Баһадирдай гайрәтле,
Арысландай батыр син.
Ак карлы кышым да,
Ярсулы язым син.
Бай алтын көзем дә
Чәчәкле җәем син.
- Күрәсез, бер-берегезгә эндәшергә никадәр күп матур сүзләр бар икән? Бер-беребезгә елмаеп, матур итеп эндәшик, шатлык өләшик.. Тик зинһар, бер-берегезгә авыр сүз әйтүдән сакланыйк! Яраламыйк күңелләрне, йөрәкләрне.
- Әйдәгез бергәләшеп, караокега кушылып “Әйтмә син авыр сүз” җырын җырлап алыйк.
УЕН. “Мин башлыйм, син дәвам ит.” (балаларга)
1. Теле барның ... ... . (иле бар.)
2. Теле татлының .... ... . (дусы күп)
3. Сөйли белсәң, ....... ... . (тыңлый бел)
4. Үз илем ..... ..... . (алтын бишек)
5. Ата-ананы тыңлаган – адәм булган. Тыңламаган .... ...... (әрәм булган)
6.Уйнавын уйна ....... .. ...... . (эшеңне дә уйла)
7. Белмәү гаеп түгел, ........ ....... .... . (белергә теләмәү гаеп)
8. Эше барның ... ... . (эше бар)
(Концерт номеры)
УЕН “Мин нинди сүз” (әти-әниләргә)
1. Мин – ат өстендә утыручы кеше.
2. Мин – җәнлек оясы, төшнең киресе.
3. Мин – эре терлек, байлык.
4. Мин – каз баласы, көлтә өеме, өй кыегының бер детале.
5. Мин – кешеләр яши торган, боерык фигыль.
6. Мин – дошман кулына эләгеп, хокуктан мәхрүм ителгән кеше.
7. Мин - өстемә ябу өчен махсус эшләгән әйбер. (юрган)
8. Мин – яз көне беренче тапкыр вак кына, сибәләп, ява торган яңгыр, кызлар исеме.
“Ул кем”
1. Халкына, туган иленә бирелгән кеше (патриот)
2. Нинди дә булса эшне башлап йөрүче. (оештыручы)
3. Нинди дә булса урынга сайлау, билгеләү өчен күрсәтелгән кеше? (кандидат)
4. Әсәрне сәхнәгә куючы (реҗисер)
5. Югары медицина белеме алган кеше (табиб)
6. Югары уку йорты башлыгы (ректор)
7. Җәмәгать тәртибен саклаучы (милиционер)
8. Редакторның татарчасы (мөхәррир)
(концерт номеры)
- Карап-карап торам да, бәхетледер без, чөнки каршыбызда – үзебезнең дәвамыбыз, чәчәк аткан гөлләр кебек балаларыбыз, янәшебездә - баһадирдай ирләребез, газиз, сөекле – хатыннарыбыз.
Хөрмәтле әти-әниләр!
Кичәбез ахырына якынлашты. Балаларыбызга игътибарлырак булыйк. Әйтәсе сүзләре булса, тыңларга вакыт табыйк, үгет-нәсыйхәт, киңәшләребезне бирик. Без аларга ачык чырай, көләч йөз белән карасак, алар да безгә йөрәкләрен ачалар. Ягымлы карашны алар читләрдән түгел, бездән күрсеннәр иде.
Шулай итеп, без бүген хыял канатларында балачакка очтык. Тормыш дәвам итә, күп нәрсәләр алда әле. Әмма барыбызны да гаилә бәхетеннән, тыныч, имин тормыштан һәм өметтән аермасын ходаем.
Ә хәзер бәйрәм табынына рәхим итегез!