«Шигърияткә мин тумыштан гашыйк” (Н.Галимов иҗатына багышланган әдәби кичә.)
Галимова Назимә Габдуллаҗан кызы югары категорияле татар теле һәм әдәбият укытучысы.
Кичәне Н. Галимовның “Яңа Чишмә” җыры белән башлап җибәрәбез.
Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укытучылар, кадерле укучылар.
Без бүген “Шигърияткә мин тумыштан гашыйк” дигән кичәгә җыелдык. Сүзебезне Нил Юзеев сүзләре белән башлыйбыз:
“Шигърият үз серләрен һәркемгә ачмый. Шигырь язучылар арасыннан шигърият бик нык сайлый: күңел биографиясе һәм әйтергә сүзе булганнарын, тормыш агышына-моңына сизгер күңелләрен, шигъри күрү- ишетүгә ия булганнарың... Шагыйрь ни дәрәҗәдә поэзиягә ышанса, күңелен курыйкмыйча ачса, шигърият тә серләрен иркенрәк өләшә.
Шагыйрьләр күп төрле, алар арасында шигъри энҗеләр таба алган авылдашыбыз Нәкыйп Галимовта бар. Тормыш юлын гади төзүчедән башлап, Чаллыдагы «Ак Барс» мебель фабрикасының генераль директоры дәрәҗәсенә күтәрелгән Нәкыйп Галимов бүген - кичәбезнең кунагы.
Татарстанның гүзәл бер төбәге булган Яңа Чишмә районындагы Шахмай авылында 1954 елның 24 ноябрендә дөньяга килә ул.
Тылсымчы Табигать – Анабыз “Адәм балаларына кемне дә булса шагыйрь итәсе килсә, аңа бар авырлыкларны өеп бирә, утка – суга кертә” дип язды аның турында язучы Шаһинур Мостафин. Н.Галимов алты яшендә әнисез кала. Әрнү – сагыш шигырь булып ургыла:
Шигырь: “Елмаюың җылыта һаман җанны”
Нәкыйп Галимовның әтисе Наил абый гомере буе игенче агроном булып эшләгән. Ул үтә ярдәмчел, олы җанлы кеше булган. Әтисенең васыяте булып шагыйрь күңелендә 1984 елда мондый юллар туа:
Намус белән, тырыш хезмәт белән
Нәселебезне данлап яшәгез...
Дәреслекне кыйбла итегез дә,
Яшен булып җирдә яшьнәгез.
Кайда гына язмыш ташласа да,
Гадел булсын һәрбер эшегез –
Васыятем сезгә шушы минем...
...Җир йөзендә әле Кеше без.
Син Әти дә, Олы Абый да булдың,
Киңәшчем һәрчак йөртәм Сине –
Тыныч йокла, Әтием борчылма!
Җыр: “Кипкән чәчәкләр”
Әти - әнисен өзелеп сөйгән Нәкыйп, авыр чакта игелекле ярдәменнән ташламаган, бертуган сең Наиләне дә чын кеше итеп үстерешкән – тәрбияләгән изге күңелле Нәфисә апаны да якын күрә - аны үзенең икенче Әнисе итеп саный – санлый.
Шигырь: “ Көтәсеңдер, һаман Әнкәй...”
Җыр: “ Язмышларны булмый үзгәртеп”.
Шахмай урта мәктәбен тәмамлап, армия сафларыннан кайткан егет 1975 елның маенда Чаллы шәһәренә юл тота һәм шофер булып эшли башлый. Соңрак ул күзәнәкле бетон заводына эшкә керә һәм хаклы рәвештә үзен төзүче дип саный. “Йортлар арткан саен, шатлык арта” шигырендә ул үзенең бу һөнәре белән чиксез горурлануын белдерә.
Шигырь: “Йортлар арткан саен, шатлык арта”
1 нче сорау: Әйтегез әле, Нәкыйп, беренче шигырьләрегезне сез кайчан яза башладыгыз?
“Туган җирдәй җир булмас, туган илдәй булмас,” – ди халык.Һәркем өчен туган ягы кадерле. Нәкыйп тә үзенең авылн сагына, аңа ашкынып кайта.
Шигырь: “Туган авылыма”
Нәкыйп Галимовта кешеләрне ярата белү таланты бик нык сизелә. Үзенең Туган ягына, якташларын ул “Сезгә табынам” дигән шигырен багышлаган.
Шигырь: “Сезгә табынам” .
Бүген безнең арада Нәкыйп Галимовның беренче укытучысы Фәһимә апа Кәбирова да бар. Хөрмәтле Фәһимә апа Нәкыйп Галимовның “Сез – сүзләре тәүге җырымның” шигыре, әлбәттә, сезгә багышлана.
Шигырь: “Сез – сүзләре тәүге җырымның”
Газиз әтисенә, якыннарына, җан дусларына, остазларына, классташларына, авылда калган яшьтәшләренә багышланган шигырьләре гамьле – гыйбрәтле Нәкыйп авылдашыбызның. Аларның һәркайсысының үз тарихы, үз моңы бар...
Әйтик, шулар арасыннан авылда калган классташларына болай дип мөрәҗәгать итә.
Безнең дәвер дәлилләре булып,
Сез калдыгыз туган төбәктә...
“Киттеләр дә - югалдылар...” – диеп,
Ачу йөртмәгез сез йөрәктә.
Язмышыбыз шулдыр...
Кошларны да
Сәер көчләр читкә тарталар.
Тик яз саен, авыр юллар узып,
Туган якларына кайталар.
Без дә шулай бер кайтырбыз әле –
Туган туфрак тартыр үзенә...
...Ачу тотып кире бормассыз бит? –
Әйтегезче карап күземә...
Җыр: “Җырлык дуслар...”
Яшәү дигән көрәш мәйданында кыенлыкларны гел җиңәргә омтылуы, куйган максатына тугрылыгы Нәкыйпне чыныктырган, көчле рухлы, иманлы шәһес итеп тәрбияләгән. Туган авылында мәчет төзүдә башлап йөрүчеләрнең берсе булган әлеге тынгысыз затның дөньялыкта кылган гамәлләре изге әйтер сүзләре хак:
Шигырь: “Уйландыра азан тавышы.”
Җыр: “Рамазан”
Бу заманда һәр кешегә кайтып егылырлык җылы учак, сыеныр урын, тыныч почмак кирәк. Гаилә - ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.
Гаилә тормышы – һәрберебез өчен очсыз – кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы. Нәкыйп белән Кәүсәрия 1977 елның 21 октябрендә никахлашып, шушы юлдан матур итеп бергә атлыйлар.
Егерме ел сизелми дә үтте
Без бергәләп гаилә корганга...
Гомер иткәч – барысы да булды,
Әмма
Бирешмәдек җилгә - буранга...
Бирешмәдек ачы кайгыларга,
Бирешмәдек гайбәт сүзләргә...
Борчу болытларын таратып гел
Сөю нуры янды күзләрдә.
Яшьлектәге кайнар хисләрне без
Суытмыйча, иркәм, сакладык -
Карурманнар, таулар, кырлар аша
Җитәкләшеп бергә атладык.
Кызыбыз, улыбыз бар –гаиләбезнең
Нуры –җыры алар. Теләгем:
Синең белән, балаларым белән
Һәрчак бергә типсен йөрәгем.
Яшик әле сөеп, сөенешеп -
Бер – беребезне салмый утларга...
...Насыйп булсын, иркәм, гомер буе
Икәү бер мендәрдә йокларга.
Җыр: “Сынама”
Төзүче – шагыйрнең садә - самими хисләре, гаҗәеп җыр – моң булып, меңнәр күңеленә күчә бара.Бу – Нәкыйп Олы бәхете, Куанычы, Горурлыгы.
Яшьлек, Синең белән бергә, кул тотышып,
Матур тормыш өчен көрәштек...
Китмә, китмә миннән бергә яшик -
Без бит аерылмаска сөйләштек.
Хыялларым чынга ашырырга
Булыш миңа, Яшьлек, ихластан...
Көч алырмын Туган туфрагымнан -
Күңелем аңа бик нык тоташкан.
Көч алырмын, Яңа Чишмәм, Синнән -
Пайтәхете безнең төбәкнең -
Яшьлек дәртен, яшьлек кайнарлыгын
Суытмаска безне өйрәттең...
Шул кайнарлык яшәтә безне һаман
Чын Ир – Егет итеп Дөньяда.
Ишетәсезме? – безнең күңелләрдән
Челтер – челтер килеп җыр ага...
Эшләнмәгән эшләр бик күп әле -
Өлгерергә кирәк барысына!
Рухландырып, кулын изәп, әнә,
Яшьлек тора безнең каршыда..!
...Китмә, яшьлек! Яшә, Туган як!
Җыр: “Яшьлек”
Сорау: “Әйтегез әле, Нәкыйп, яшәүнең мәгънәсен нәрсәдә күрәсез?”
Күптән түгел генә Зәйнәп апа һәм Зәкия апа белән очрашу булып үткән иде. Менә бүген Н.Галимовның иҗат юлы белән таныштык. Аларның иҗатына еш мөрәҗәгать итү – укучыларда иҗади сәләтне үстерүнең бер юлы да. Шуңа күрәдер, мәктәбебездә шигырь язарга омтылучылар байтак. Районыбыз газетасы битләрендә Кудашев Рөстәмнең шигырь һәм әкиятләре еш басылды, Гыйльманова Сиринә “Алтын каләм” конкурсында катнашты, Ганиева Гөлгенә, Минебаев Фәргатьләр “Илһам конкурсында призлы урыннар алдылар.Быел мәктәп күләмендә Н.Галимов призына “Яшь талантлар эзлибез конкурсы игълан иткшн идек.Бүген шушы конкурска йомгак ясар вакыт җитте. Сүзне яшь талантларның үзләренә бирәбез. Хәерле сәгатькә!
Йомгаклау сүзе: Менә без барыбыз да шушы конкурсның шаһитләре булдык. Киләчәктә бу укучылар барсы да язучы да, шагыйрь дә булып китмәсләр, ләкин алар матурлыкны иҗат итүче, үзенең туган ягын чын күңелдән яратучы тыйнак, киң күңелле кешеләр булырлар дип ышанып калабыз.