тат | рус
 

 

 

 

 

 

 

 

 

“Буыннарның көмеш чылбыры” (сыйныф сәгате)

Галимова Назимә Габдуллаҗан кызы , югары категорияле татар теле һәм әдәбият укытучысы Максат: укучыларда ана хакы, анага карата мәхәббәт, миһербанлылык хисләре тәрбияләү, Илаловлар һәм Әхсәновлар гаиләсендәге бала тәрбияләү серләре белән уртаклашу, Ратиннар шәҗәрәсе белән танышу. Җиһазлау: « Сөембикә "журналлары, Ф. Садриев "Таң җиле ", Ш.Хөсәенов "Әни килде ", видеоязма, Гатиннар шәҗәрәсе, плакат, иншалар, мәкальләр.

План:

1. Кереш.
2. Әхсәновлар гаиләсе турында видеоязма.
3. Иншалар уку.
4. Илаловлар гаиләсе белән очрашу.
5. Гатиннар шәҗәрәсе белән очрашу.
6. Йомгак.

Кереш.
Талгын музыка. Кем дөньяга кеше бүләк итә, Ә кешегә - якты дөньяны? Тойгылары кояш кебек кайнар, Эретерлек гранит кыяны? Кем күңеле тулган айдай серле, Язлар сыман назлы, ягымлы? Шатлыкларын башкаларга бүлеп, Кайгыларга түзем, сабырлы? Кем елмая җәйге таң аткандай, Балкып китә шундук тирә-як, Нәфислеге гөлләр сокланырлык, Көләчлектә аңа тиңнәр юк? Кем куллары өйне, җирне ямьли, Изгелеге үлчәү тапкысыз? Ул, әлбәттә-яшәү чыганагы, Тормыш яме - Әнкәй, хатын - кыз! Әни! һәркем өчен иң якын, иң кадерле, иң изге сүз бу. Телебез "әни" дип ачыла. Туган телебез дә "ана теле" дип йөртелә. Ана образы сәнгатьнең бөтен төрендә дә изге итеп сурәтләнә. Үсеп балигъ булгач та, картайгач та без ана өчен барыбер бала булып калабыз. Әни кеше картаеп бара торган кызына да, улына да "балам" дип эндәшә һәм кайгырта. Әниләр-гомер буена җан юлдашыбыз, терәгебез, киңәшчебез, яклаучыбыз.Ә язмыш кушуы буенча төп йорттан аерылгач, әниләрнең кадере, кирәклеге тагын да арта. Шагыйрь әйтмешли, әниләрнең бөеклеген яши-яши аңлыйсың.

1. Кадерле укучылар, хөрмәтле кунаклар! Без бүген "Буыннарның көмеш чылбыры" дигән сыйныф сәгатенә җыелдык. Айлыгыбыз-"Әнием- күз нурым" дип атала, шуңа күрә без бүген "Әниләр тәрбисе" турында сөйләшербез. Гаилә-кешенең бишеге, туган йорты. Аны җәйге болынга тиңләргә мөмкин, һәр чәчәк, һәр үлән үзенчә үскән кебек, һәр гаилә үзенчә тамыр җәя. Ныгый һәм үсеп китә. Гаилә-кешенең таяныр ноктасы. Ә гаилә бәхетен ир белән хатын бергә тудыра. Ул-уртак бәхет. Гаилә башы-ир-ат, әти кеше,ә менә тоткасы-хатын-кыз, әни кеше.Ана кеше тәүфыйкь белән бәхетнең рәттән йөрүен аңлата алганда гына, балалар киләчәге маяк булып яктырачак. Классыбызда-27 укучы, шуларның 14е "4" һәм "5", ә 2се "5"ле билгеләренә генә укый. Кайвакыт әниләрдән "Өйдә эшләсәләр укырга, ә укысалар, өйдә булышырга вакытлары калмый" ,- дигән сүзләрне ишетергә була. Өйдә дә булышып, түгәрәкләргә дә йөреп, гел "5"ле билгеләренә генә укып барган кызларыбыз һәм аларның гаиләләре белән таныштырам мин сезне бүген.

2. (Видеоязма.) Әхсәнова Алсу- классыбызга Чертуш авылыннан килде, 1 класстан бирле "5"легә генә укый, уңган , тәртипле кыз. Иң матур сыйфатлар аңа әнисеннән, әбисеннән күчкәндер, мөгаен. Шуның асылын ачыклар өчен без Алсулар өенә бардык. Без-Әхсәновлар гаиләсендә.Менә шушы зур, матур йортта алар: гаилә башлыгы-Әмир, аның тормыш иптәше-Рәсилә һәм Рәсилә ханымның әнисе-Рәхимә апа, һәм өч кызлары яши. Гаиләдә иң өлкән кеше, ихтирамга лаек кеше- Рәхимә апа. Шуңа да әңгәмәбезне аннан башлыйбыз. -Рәхимә апа, үзегез турында берничә сүз әйтеп үтегез әле, кайда яшәдегез, кем булып эшләдегез? - Кызыгыз Рәсилә- табибә, искеткеч гадел, шәфкатьле, аны Г.Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" әсәрендәге Гөлшаһидә образы белән чагыштырырга мөмкин.Ул һәрвакыт авыруга игътибарны гаилә, шәхси мәнфәгатьләрдән өстен куя, эш сөючән. Мондый сыйфатларны аңарда ничек тәрбияли алдыгыз? Үз чиратыгызда, Рәсилә ханым,Сез дә бала тәрбияләү алымнарыгыз белән уртаклашсагыз иде. Сез көн буе эштә, ә өегездә капка төбеннән ук пөхтәлек бөркелә. Балаларыгызда хезмәткә тәрбиясе ничек бирә алдыгыз? - Киләчәкләрен ничек күз алдына китерәсез? - Алсу, ә менә син үзеңдә әни, әби тәрбиясен ничек тоясың? - Рәхимә апа, бу тапшыруны Алсуның иптәшләре дә караячак, аларга нинди сүзләрегез бар? Ата- ана үрнәге- бала тәрбияләүдә иң хәлиткеч мәсьәләләрнең берсе.Оясында ни күрсә дигәндәй, тормышта бала кешеләр, тирә- як турында әти- әни мисалы, алар үрнәген күз алдында тотып фикер йөртә. Бүгенге көндә Әхсәновларның тормышлары җитү, бернәрсәгә дә мохтаҗлыклары юк икән, алар моңа балачактан әзерләнгән, аның орлыклары балачактан салынган һәм бу гаиләдәге балалар да әти- әнисенең хезмәткә, кешеләргә мөнәсәбәтен күреп, үзләре дә эш яратучан, игътибарлы, миһербанлы булып үсәләр. Матур теләкләрегез,эчкерсез әңгәмәгез өчен рәхмәт Сезгә. Исән-сау,кайгы- хәсрәт күрмичә яшәгез!

3. Укучылар әниләре турында иншалар да яздылар, берничәсенә тукталып үтик: 1.Әниләр безнең өчен төн йокыларын йокламыйлар, тамагыбыз тук, өстебез бөтен булсын дип алны- ялны белмичә эшлиләр. Шатлансак та, кайгырсак та, берәр серебез булса да иң беренче әнигә сөйлибез.Ул гына безне аңлый белә. ( Миннебаев Фәнил.) 2. Минем әни каян гына кайтсам да гел ачык йөз, тәмле аш белән көтеп тора. Ул минем өчен укытучы да, дус та. (Лотфуллин Илүс.) 3. Әгәр күзеңне йомып тыңласаң, әни тавышын ишетәсең.Ул һәрвакытта синең белән, синең йөрәгеңдә яши. Әни тавышын башка тавышлар белән бутап булмый. Син үсеп тормыш юлына баскач та әнинең йомшак тавышы, назлы куллары, сөйкемле күзләре бервакытта исеңнән чыкмас. ( Салахов Ф. ) 4. И, әни! Арган кулларыңа хәл кертәсе, агара башлаган чәчләреңнән сыйпыйсы, безне яраткан күзләреңнән үбәсе иде. ( Салахов Н.)

4. Игътибар иткәнсездер, мин монда егетләребез язмаларын гына укыдым. Ник дисәк, алар үсеп җитеп, өйләнер вакытлары җиткәч, кәләшне үз әниләренә охшатып сайлыйлар икән. Шуңа да бәлки Килен кайнана туфрагыннан " дигән әйтем тугандыр. Әйдәгез, тагы бер күркәм гаилә белән танышыйк. Бу Илаловлар гаиләсе, Шахмай авылыннан. Илсөяр- шулай ук "5 * легә генә укый, эш сөючән, тәрбияле бала. Бу гаиләнең иң хөрмәтле кешесе-Илһамия апа һәм аның килене Гүзәлия бүген бездә кунакта. - Илһамия апа, үзегез белән таныштырып китегез әле. Сез Фоат абый белән 3 бала үстердегез. Кызыгыз кияүгә чыкты,олы улыгыз өйләнде, кечесе дә армиядән кайтты.Өйгә яңа килен төште. Минем әле Гүзәлиянең әнисе Әкълимә апа белән кара- каршы җырлаган җырыгыз да исемдә. Өемдәге гөлләремнең Койма яфракларың - Роза гөлем сезгә бирәм Сындырма канатларын, дип җырлаган Әкълимә апага каршы: Син үстердең кызыңны, Мин үстердем улымны. Гомергә бергә булырга Бир, кодагый, кулыңны- дигән идең. Килен белән икегез арасында нинди мөнәсәбәт? - Балалар тәрбияләүдә ничек катнашасың? Әйе, бу гаиләдә бала күңеленә иң асыл сыйфатлар гына салына. Ялганлау, алдашу, икейөзләнү дигән нәрсәне алар белмиләр, намуслы булып үсәләр. Ә кеше характерында боларны булдыру өчен, иң башта үзеңне кысада тота белргә, һәр гамәлеңне уйлап эшләргә кирәк.

5. Татар халкының бик үзенчәлекле бер традициясе бар. Ул- нәсел шәҗәрәңне өйрәнү һәм белү. Нәсел чылбырыңда үзеңнең барлыгыңны тою кешедә яхшы гамәлләр белән горурлану тойгысы, шуңа лаек булырга тырышу теләге тәрбияли. Изгелеккә, яхшылыкка өндәгән гореф- гадәтләребез яшь күңелдә урын алсын; гаиләдә олыны- олы, кечене- кече иткән ул- кызлар үссен, буыннарны тоташтырган рухи җепләр өзелмәсен дисәк, әби-бабаларыбызны белү кирәк. Балаң- синең тормышыңның дәвамы Нәсел- ыруың артырга сәбәптер. Оясында ни күрсә, кош шуны эшләр Нигезгә ия булу зур сәләттер. ( Шәҗәрә белән танышу.) Баланың иң якын киңәшчесе, хәленә керүче, кайгы- шатлыгын үз йөрәге аша үткәрүче кеше- Ана. Ананың, ана педагогикасының бала язмышын хәл итүдә роле зур. Аның иң мөһим принципы- баланы хезмәт сөючән итеп үстерү. Монда сөйләгәннәрдән чыгып, шундый нәтиҗә ясарга мөмкин:

6. Укучылар, бүген без сезнең белән ана тәрбиясе турында сөйләштек. Бу тәрбияне сез һәрдаим тоясыз. Күркәм гаиләләр, гүзәл аналар бездә бик күп. Әниләр көне. Сез әниләрегезне бу бәйрәм белән котларга онытмагыз, аларга бәхет, сәламәтлек теләгез. Кулыгыздан килгәнчә булышыгыз, тырышып укып, тәрбияле булып аларны гел шатландырып яшәгез. Сүземне Рашат Низамиевның " Сезгә мәдхия " дигән шигыре белән тәмамлыйм. Бәхетле яшәсен Идел- йорт, Хәвефсез йокласын бәбиләр, Язларны, назларны дөньяга Бүләк итә бит әниләр. Бәхетле булсыннар әниләр!  

 

 
 
 

 



Используются технологии uCoz