
|
 |
Шигыремдә минем – язгы моңнар.
Наилә Нигъмәтша кызы Ситдыйкова ишле гаиләдә 1968 елның 31 июлендә Яңа Чишмә районы Чаллы Башы авылында җиденче – төпчек бала булып дөньяга килә.
Шигыремдә минем...
Шигыремдә минем – язгы моңнар,
Шигыремдә минем – көзләр сагышы.
Шигыремдә минем – чәчәкле җәй,
Ак кышларның серле балкышы.
Шигыремдә минем- туган йортым,
Анда минем газиз әнкәем.
Әйтә төсле миңа еллар аша:
“Авыр булса да түз, бәбкәем”.
Шигыремдә минем – туган авылым,
Гөрләп үткән матур балачак.
Кабатланмас яшьлек әле һаман,
Шигыремдә озата барачак.
Шигыремдә минем – кайгыларым,
Шигыремдә минем- сүнмәс өметем.
Шигыремдә минем – шатлыкларым,
Шунда минем барлык бәхетем.
Шигыремдә минем бүгенгем дә,
Шигыремдә минем – киләчәк.
Күңел матурлыгын, тынычлыгын
Шигырьләрем миңа бирәчәк.
Наилә Ситдыйкованың “Язлар моңы” исемле беренче карлыгачы тулысы белән диярлек Әнигә - Әниләргә багышланган. Бу – мәңгелек тема. Гасырлар буенча даһи шагыйрьләр бөек Ананы данлаган булсалар да, Наилә Әнисенә карата гап – гади, тирән мәгънәле сүзләр таба алган.
Җирдә әниләр нигә,
Нигә мәңгелек түгел!?
Үз – үземә бирәм шушы сорауны,
Ә җавап таба алмый күңел...
Газиз әниемне котлап,
Бүләк итәр идем чәчәкләр.
Тик гөлләрем тиз шиңәрләр
Үткәннәргә бармый бүләкләр.
Әниемне котлап, шушы көндә
Теләр идем матур теләкләр.
Кызганыч, алар барып җитмәс,
Талпынса да моңсу йөрәкләр.
Бәйрәм белән котлап җырлар идем,
Тик җырымны әнкәм ишетмәс.
Күпме генә көтсәм дә ,язлар
Әнкәм назын миңа китермәс.
Сине котлап, әни, шигырь язам,
Белмим, алар барып җитәрме?
Кайгыларны үтә, диләр,минеке дә
Язгы сулар белән агып китәрме?
Әни кирәк, дип өзгәләнә йөрәк,
Ни дип аңа җавап бирергә?
Эх! Иркен генә сукмак салып,
Үткәннәргә кайтып килергә,
Әниемне күрергә...
|
|