
|
 |
Гомерем көзе җимешләрен җыям,
Яфракларым каплый даланы.
Җил-бураннар күмсә эзләремне,
Шигырьләрем – гомерем дәвамы.
Татар хатын-кызлары элек-электән эшчән, уңган булу белән бергә шигъри рухлы да булганнар. Әгәр поэзиябезнең искиткеч бай сәхифәләрен актарсак, хатын-кыз шагыйрәләре безнең элек тә булганлыгын күрәбез.
Хәбибуллина Зәйнәп Татарстанның гүзәл бер төбәге булган Яңа Чишмә районындагы Шахмай авылында 1932 елның 29 гыйнварында дөньяга килә
Сугыштан соңгы авыр еллар... үгез җигеп салам ташу, урман кисү, урман ташу кебек авыр эшләр яшүсмерләр җилкәсенә төшә.
1981 елның 15 июнь көнне каты авыру аны аяктан ега.
Дөньяны күңел күзе белән күреп, үзе өчен генә түгел, ә бөтен авылдашлары өчен матур шигырьләр һәм бәетләр дә язды ул. 2005 нче елда вафат булды, 2006 нчы елда "Моң чишмәсе түгелгәндә" исемле шигырьләр җыентыгы басылды.
Тормыш юлым.
Кыш көнендә тудым, январь аеның
Буран яуган соңгы кичендә.
Ап—ак карлар, котырынган буран
Якын миңа шуның өчен дә.
Ак кар төсле ак биләүгә биләп,
Әнием алган мине кулына.
Күкрәк сөтен биреп, якын итеп
Кочаклаган җылы куенына.
Сабый күңеле сизгер була диләр,
Мин сизгәнмен әнием үләсен.
Җиде айдан мине калдырып киткән,
Ходай шулай язган, күрәсең.
Әбием булган мине үстерергә,
Буш күкрәген миңа имезгән.
Әби булгач, ятим булмаганмын,
Әни исе килгән үзеннән.
Каен сиртмә, җиде айлык сабый
Елаганда шунда тирбәлгән.
Юатучы булса көлгәнмен мин,
Ачулары булса тиргәлгән.
Әти безгә әни алып кайткан,
Без балалар ятим булмаган.
Сабый чакта берни аңламыйча,
Уйнаган да бары уйнаган.
Үсә төшкәч бик күрәсе килде
Газиз әниемнең йөзләрен.
Буен, сынын, атлап йөрүләрен,
Балам, диеп әйткән сүзләрен.
Сагынсак та кире кайтмас җиргә-
Кара гүргә киткән вакытсыз.
Аңа бары егерме биш яшь булган,
Гөрләп яшәр чакта кайгысыз.
Өч газизе калган тилмерешеп,
“Әни” дигән сүзне әйтергә.
Ягымлы сүз, җылы кочак эзләп
Сыенганбыз килгән яшь әнигә.
Әни безне үз баласы итте,
Җыеп алды канат астына.
Шатлыкларга бергә шатланды ул,
Кайгы килгәч түзде барысына.
Әниебезнең өч сабые туды,
Бер әнигә булдык алты җан.
Әти китте Ватан сугышына,
Тагы ятим калдык шушыннан.
Ачлыклардан безне алып калды
Каһәрләнгән сугыш елында.
Авырлыклар күреп чирләп китте,
Күптән ята җирнең куенында.
Әни үлгән чакта кырык биштә иде,
Без тагы да калдык әнисез.
Гомер үтте, шулай ятим үстек,
Әтисез дә һәм дә әнисез.
Ятим үстек , әти - әни сүзен
Әйтә алмыйча гомер кичердек.
Әтилеләр “әти” дигән чакта
Йөзебезне читкә яшердек.
Бу сугыштан әти исән кайтты,
Тик соңыннан безне ташлады.
Әти китте, әни авырап үлде,
Кабат ятимлекләр башланды.
Яшь хатында гомер итте әти,
Без тилмердек “әти” дияргә.
Ашатты да әни, эчертте дә
Тилмертмәде кием кияргә.
Рәхмәт сезгә, ике әниемә!
Берегез тапкан, берегез үстергән,
Җиде айлык түгел, җитмеш яшь тә
Сизелмичә үтеп кителгән.
Бер көн үтте, ике, өч көн, диеп
Санамадык гомер агышын.
Еллар эзсез генә үтмәгәндер,
Җитмеш яшь булган бит барысы.
Бүгенгедәй хәтеремдә әле
Февральнең көчле бураны.
Сигез атта килен булып төштем,
Шаулап торды авыл урамы.
Йомшак мендәр куеп каршы алды
Җылы өйнең нурлы кочагы.
Кырык биш ел гомер үтеп киткән,
Гөрләп торган тормыш учагы.
Шул учакның җылысында үсте
Туганнарым , улым, кызларым.
Хәзер инде алар буй җиткәннәр,
Тормыш корып яши үзләре.
Бүген алар өйгә җыелганнар
Якын итеп үскән нигезен.
Котлар өчен олы бәйрәм белән
Тәбрикләргә әти - әнисен.
Мең - мең рәхмәт сезгә, балаларым,
Рәхмәтемнең зурысы Мансурга.
Егерме ел мине тәрбиялисез,
Авырлыкны җиңеп барсын да.
Оныкларым мине хөрмәт итеп,
Һәр көн ярдәм кулы сузасыз.
Барыгыз да исән - сау булыгыз,
Кул - аягыгыз булсын сызлаусыз.
Туганнарым якын итә мине,
Изге җан бит минем күршеләр.
Бер - бересен шулай хөрмәт итеп,
Яшәсеннәр иде кешеләр.
Җитмеш яшем тулган бу көннәрдә
Күңелемә шатлык, моң тула.
Тормыш юлым менү шушы минем,
Бу кыскача гына языла.
|
|