Өлешләргә тигән балачак.
Сугыш зилзиләсе кызганмады, яшьне – картны
Аямады һич тә беркемне,
Дүрт ел барган кәһәрләнгән сугыш
Ашады ул безнең бәгырьне
Безнең буын сугыш чоры буыны
Туры килде авыр елларга
Күпме ачлык ялангачлык күрдек
Күзләр ачылганда дөньяга.
Сугышларның үзен күрмәсәк тә, аны тоеп
Яшьле күзләр бик күп без күрдек.
Сугыш ярасына күнегеп, авырлыкны
Зурлар белән бергә кичердек.
Зурлар белән сугыш бетүен көттек
Сары сагыш белән йөзләрдә,
Сабыйларга ул чак уен түгел
Икмәк керә иде төшләргә...
Галиҗәнәп кычыткан.
Утап йөргән чакта чүп үләнен
Чагып ала шунда кычыткан,
Ерак балачакларымны хәтерләтеп
“
Оныттыңмы мине, “ – ди сыман.
Онытаммы соң сине, һич онытмыйм,
Үзәкләргә үткән ачлыктан,
Кәһәр суккан сугыш елларында
Коткаручы син бит, кычыткан.
Өмет өзгән күңелләргә яз килүгә
Өмет бирә идең яңадан
Бакча буйларында шәмәхә яфракларың
Кабат күренүгә кычыткан.
Ачка үлмәс өчен үҗәтләнеп
Шыр шулпадан торган табактан,
Тегәрҗептәй куллар кышык тотып
Сезә иде сине кычыткан.
Күп ашады синең витаминны
Ул чакларда бездәй сабыйлар,
Кабартмасын ашап кычытканның
Урман кисте апа – абыйлар.
Бугазларга кулын сузган чакта
Коткаручым син бит үлемнән,
Безнең буын сине һич онытмас
Бөек галиҗәнәп кычыткан.
Корсакларны күп тутырдык синең белән
Булмаса да тамак туярлык,
Изгеләрдән – изге син, кычыткан,
Сиңа әле һәйкәл куярлык.
Ак юл сезгә, яшь талантлар.
Бер горурлык хисе әле миндә
Шатланамын ихлас шуңарга.
Тамчылардан җыйган күңел гәүһәрләрен
Китап булып басылып чыкканга.
Шатланамын әле чын күңелдән
Әнә никадәрле яшь буын
Әкрен генә шигърияткә атлап
Шомарта ул үзенең каләмен.
Нинди матур җырлар иҗат итеп
Юл саласыз кешеләр күңеленә.
Әйтер сүзен әйтеп җиткералса
Бу зур бәхет инде кешегә.
Матурлыкны тоя белгәннәргә
Шигырь ачар үзенең серләрен
Хыялларны ак җилкәннәр итеп
Яулагыз сез иҗат үрләрен.
Мин ышанам шушы яшь буыннан
Чыгар әле диеп шагыйрьләр
“Чишмәләр” нең горурлыгы булып
Үз юлларын әле табарлар.