тат | рус
 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


“Тылсымлы табигать Анабыз әдәм балаларыннан кемнеке дә булса шагыйрь итәсе килсә, аңа бар авырлыкны өеп бирә, утка суга кертә,” – дип язды аның турында Шаһинур Мостафин.

Татарстанның бер төбәге булган Яңа Чишмә районының Шахмай, ягъни безнең авылда 1954 елның 29 ноябрендә Нәкыйп атлы бер малай дөньяга килә. Әти - әнисенең – игенче, агроном Наил Лотфулла улының һәм шигъри күңелле Һилалия Миңнулла кызының иң беренче шатлыгы – аларның сөеп туймас “Көмеш кыңгыравы” булган Нәкыйпны язмыш яшьтән үк моң дөньясына алып китә, 1961 елда әнисе каты авырап вафат булгач, сыңар канатлы ятим малайның нечкә күңелен ачы сагыш уты көйдерә.

Авыр чакта игелекле ярдәменнән ташламаган, бертуган сеңелесе Наиләне дә чын кеше итеп үстерешкән, тәрбияләгән изге күңелле Нәфисә апаны да ул якын күрә - аны үзенең икенче әнисе итеп саный.

Соңгы вакытта Нәкыйп Галимов сүзләренә язылган “Дусларымнан гына аерма”, “Бүләк итәм күңелем җылысын” дигән җыр касеталары, компакт – дисклар тамашачыларга көтеп алынган кадерле бүләкләр булып килеп иреште. 1998 елда “Язмышыма ышанам” дигән китабы басыла. 2002 елда “Яңа Чишмәм тамчылары” дигән җыентыкта да аның иҗатына күп урын бирелгән. 50 яшьлек юбилее уңаеннан “Җырчы Чишмәләр” дигән өр – яңа китабы чыкты.

Мин - Шахмайның гади бер малае…

Мин - Шахмайның гади бер малае,
Шул авылда уйнап үскәнмен.
Сусаганда, ятып, чишмәсеннән,
Рәхәтләнеп, суын эчкәнмен.

Мин - Шахмайның гади бер малае,
Болыннарда печән өйгәнмен.
Авылымда үскән нечкә билле,
Тыйнак бер гүзәлне сөйгәнмен.

Мин - Шахмайнын гади бер малае,
Кырларында иген иккәнмен…
Кульяулыгым болгап, саубуллашып,
Солдатка да шуннан киткәнмен.

Тыңла, авылым, тыңла бу җырымны -
Синең өчен генә җырлыймын.
...Онытма Син гади малаеңны,
Мин бит Сине бик еш уйлыймын...

Елмаюың җылыта һаман җанны...
Әниемә - Һилалия Миңнулла кызына.

Нигә икән, Әнием, минем күңелем
Шундый нечкә-Синнән күчкәнме?
Сине уйласам, яшьләр бәреп чыга -
Тыеп тора алмыйм хисләрне...

Ялгыз калсам - өйдә, юлда булсын -
Акрын гына җырлыйм моңланып...
...Син кайтырсың кебек иртә таңда
Февраль буранына уралып...

Февральда тудың... Февральдә киттең -
Соңгы көне иде ул кышның...
Бәхилләшкән чакта яшь аралаш
Елмайдың син, Әнием - Аккошым!

Шул елмаю җылыта һаман җанны!
Ап-ак карлар куна иңемә...
Мин салкынны сизмим...
Аклык булып
Кайтасыңдыр һәр ел Син безгә! -
Шулай тоела, Әнием, күңелгә...

Туктыйк әле бер мизгелгә генә...

Курыкмагыз байлык югалтудан,
Намус югалтудан куркыгыз.
Куркыгыз сез дусны югалтудан,
Ялгыз калудан сез куркыгыз -
Моңсуланыр нурлы йортыгыз...

Туктыйк әле бер мизгелгә генә,
Борылып карыйк үткән гомергә...
Яшәү гөле, янып - оялудан,
Әйләнмәде микән күмергә?

Уйлыйк әле-кылган эшләребез
Ошый микән таныш-туганга?
Үпкәләмиме икән алар безгә -
Ваемсыз һәм тупас булганга?

Кимсетмибез микән дус-ишләрне -
Тешләр кысып алар түзмиме?
Гадел микән кылган эшләребез,
Ялган хисләр бездә йөрмиме?

Рәнҗүле күз карашы белән,
Озатып калмыймы икән әниләр?
“Иман нуры юк, дип, йөзләреңдә”, -
Борчылмыймы икән әтиләр?

Туктыйк әле бер мизгелгә генә -
Ныклап уйланыйк без, тын калып...
Тыңлыйк әле йөрәк тибешләрен -
Нәрсә әйтә икән Чын Халык?

Һаваларда, болытларда йөзеп,
Кеше танымыйча, акаеп,
Йөрмибезме икән борын чөеп?
“Мин - хәзер кем!”- диеп, масаеп...

Бармы икән бездә чын гадилек,
Эчкерсезлек, ихлас тугрылык?
Җитә микән безгә зур сабырлык,
Югалмады микән горурлык?

Яшәмибезме рухи тоткынлыкта,
Узган гомер өчен кызарып?..
...Тагын бер кат, дуслар, уйлыйк әле
Туктап калып, җанга күз салып!

Курыкмагыз байлык югалтудан -
Намус югалтудан куркыгыз!..
Куркыгыз сез Иман югалтудан...
Җимерелмәсен Милли Йортыбыз!..

Песи табылды

Мәктәптән кайтуга ук,
Төште күзем Ләйләгә.
Ләйлә елый, берни дәшми,
Утыра диван өстендә.

Әни янына чыктым да,
Сорадым ни булганын.
Әни әйтте Ләйләбезнең
Песие югалганын.

Тиз генә өйгә кердем дә,
Чишенеп-киендем дә,
Киттем урамга чыгып,
Шул песине эзләргә.

Эзли торгач кич тә җитте,
Тик песи табылмады.
Ләйләбез дә елавыннан
Туктады, тынычланды.

Төнлә белән төшемдә
Күрдем песиебезнең
Печәнлеккә яшеренеп
Изрәп йоклап ятканын.

Иртүк тордым да йокымнан,
Печәнлеккә йөгердем.
Ни күрим, чынлап та шунда
Йоклап ята песием.

Песиемне күтәрдем дә,
Өйгә йөгереп кердем.
Йоклап яткан Ләйләбезнең
Янына илтеп куйдым.

Ләйлә йокыдан торгач,
Ни күрсен, песи кайткан.
Имеш, кайткан да Ләйләнең
Янына менеп яткан.

Шулай Ләйлә белми калды
Песине кем тапканын.
Аның өчен апасының
Бик тә нык борчылганын.  

 

 
 
 

 



Используются технологии uCoz