Шахмаем.
Шахмаем, сиңа киләмен,
Үз балаң мин дә.
Нык басып йөрим җиреңә,
Мин туган синдә!
Тыкрыкларың, урамнарың
Бала чактан беләм.
Капка төпләреңдә синең
Хәтфәдәй яшел келәм.
Кабат, кабат сиңа киләм,
Синдә бит туган оям.
Бары Шахмаемда гына
Үземне бәхетле тоям.
Зәңгәр кыңгыраулар.
Җилләрдә тибрәлә
Зәңгәр кыңгыраулар.
Урман чәчәкләре җыям,
Күңелдә сораулар, сораулар...
Кыңгыраулар хәтерләтә,
Канәфия бабамны.
Зәңгәр чәчәкләр үскән
Урмандагы аланны.
Печән өсләрендә кыңгыраулар,
Пешкән җиләкләре кесәмдә.
Бабам әйткән сүзләр онытылмый,
Дулкынланам искә төшкәндә.
“Мин булмамын, кызым,
Катлаулы бу тормыш.
Ничек тә бәхетле
Булырга син тырыш”.
Хәләл көчем, үз хезмәтем белән
Бәхетле булырга тырышам.
Әйе, мин канәгать,
Ризамын бүгенге тормыштан.
Бәхетле бул, кызым, дигән
Бабам васыяте...
Кеше булмасаң бу җирдә
Яшәүнең ни хасияте?...
Тибрәлә җилләрдә
Зәңгәр кыңгыраулар.
Кагыла күңелгә җилләре...
Күңелдә сораулар, сораулар...
Күңелем уйлана:
Рәнҗемиме бабам?
Кыңгыраулар әйтә сыман:
Бәхетле бул, балам,
Бәхетле бул, балам...