Талбиева Шәмсенур Хайрулла кызы
Зәй районы Кәрәкәс авылында туа.
1946-1950 елларда Алабуга педучилищесында укып белем ала. 1953-56 елны Бөгелмә укытучылар институтын читтән торып тәмамлый. 1950-84 елга кадәр Шахмай мәктәбендә математика укыта. “Хезмәт ветераны” медале һәм күп грамоталар белән бүләкләнгән. Хәзер лаеклы ялда.