Сабирова Гөлнар Камил кызы
1968 елның 12 декабрендә Шахмай авылында туган. Казан дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлап, Шахмай урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта башлый. “Ел укытучысы – 2004” конкурсы лауреаты.
Эшләнгән эшләре турында язмалар, хезмәтләре республика газета-журналларында да урын ала.
“Язык – к знанию ключ” дигән телдән журнал эшкәртмәсе “Фән һәм мәктәп” журналында (№7, 2004 ел) басылып Алексеевск шәһәрендә узган республика фәнни-гамәли конференциясендә үзенең эш алымнары турында чыгыш ясады.
Район буенча үткәрелгән рус теле кабинетлары конкурсында 3 нче урын укытучының максатчан эшчәнлегенә дәлил булып тора. I категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы 17 ел. Тормыш иптәше белән бер ул үстерәләр.