тат | рус

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Зарипова Фәһимә Тәхаветдин кызы

1934 елның 17 октябрендә Шахмай авылында туа. 1949 елда, Шахмай җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, Чистай педагогия училищесына укырга керә. Училищены кызыл диплом белән тәмамлаганнан соң Алабуга Укытучылар институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укуын дәвам итә. Аны да кызыл диплом белән тәмамлый. 1954-1956 елларда Омск өлкәсе мәктәпләрендә укыта. 1956-1966 нчы елларда Чистай районы Татар Талкышы мәктәбендә эшли. 1966 елда Шахмай мәктәбенә кайта. Мактау грамоталары, “Халык мәгарифе отличнигы” значогы белән бүләкләнә. 1989 нчы елдан пенсиядә. Аннан соң мәктәп китапханәсендә эшли.  

 

 
 

 



Используются технологии uCoz