тат | рус

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Зарипов Әнвәр Газиз улы

1933 нче елның 31 октябрендә Биектау районының Юртыш авылында туа. Мәмдәл урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казанда укытучылар институтында укый. 1953 нче елда Омск өлкәсе Тевриз районы Кипо-Куллар җидееллык мәктәбендә математика укыта. Чистай районы Татар Талкышы мәктәбендә физика, математика укыта, директор булып эшли. Читтән торып Казан педагогия институтын тәмамлый. 1966 нчы елда гаиләсе белән Шахмайга күчеп килә. Математика укыта, укыту бүлеге мөдире булып эшли. Тырыш хезмәте күп тапкырлар РОНО, Татарстан Мәгариф министрлыгының Мактау кәгазьләре, “Халык мәгарифе отличнигы” значогы, “РСФСРның атказанган укытучысы” исеме белән бәяләнә. 1985 елда авыру аның гомерен вакытсыз өзә.  

 

 
 

 



Используются технологии uCoz