тат | рус

 

 

 

 

 

 

 

 

Шәрипов Әсхать Зариф улы

1936 елда Шахмай авылында туа. Ул 1951 елда Шахмай җидееллык мәктәбен тәмамлап, шул ук елда Каргалы урта мәктәбенә укырга керә һәм 1954 елда, Каргалы урта мәктәбе тарихында беренче буларак, мәктәпне көмеш медальгә тәмамлый. 1954 елдан 1959 елга кадәр Казан Дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетында укый һәм аны кызыл диплом белән тәмамлый. 1959 елдан башлап аның катлаулы, ләкин шул ук вакытта мактаулы хезмәт юлы башлана. 1959-1961 елларда Апас урта мәктәбендә физика укыта, 1961-2000 елларда Шахмай урта мәктәбендә эшли. 1961-1964 елларда физика укытучысы һәм завуч, ә 1964 елдан башлап мәктәп директоры. Ул Чистай районында хезмәттәшләре тарафыннан сайлап куелган бердәнбер директор, аңа ул вакытта 28 яшь була. Әсхать Зариф улы эшләгән дәвердә укытучылар коллективы дус һәм тату бер гаилә булып, укучыларга ныклы белем һәм тәрбия бирүдә зур хезмәт куйды. Шахмай урта мәктәбе район мәктәпләре арасында һәрвакыт алдынгылар рәтендә булды. Мәктәп 1995-98 елларда укыту-тәрбия комплексы буларак эшләде. Әсхать Зариф улы Шахмай урта мәктәбен 34 ел буе, 1998 елга кадәр җитәкләде. Аның эшләү дәверендә 32 тапкыр чыгарылыш булып, 1339 укучы мәктәпне тәмамлады. Аңа “Татарстанның югары категорияле мәктәп җитәкчесе”, РСФСР һәм СССР ның “Халык мәгарифе отличнигы” дигән мактаулы исем бирелде. Хезмәтләре өчен Татарстан Республикасының Мактау грамотасына лаек булды. Хәзерге вакытта лаеклы ялда.  

 

 
 

 



Используются технологии uCoz