тат | рус

 

 

 

 

 

 

 

 

Рәхмәтуллин Камил Мөхәммәт улы

1897 елда Колмакчы авылында туган. 1913 елда Мамадыш өязе Кече Сөн мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, туган авылы Колмакчыда укытучы булып эшли башлый. 1919 нчы елны Камил Рәхмәтуллин Чистай шәһәрендә ачылган укытучылар курсын тәмамлый. Хезмәт юлын Колмакчы авылында башлый, Шахмай авылында эшли башлаганчы, ул республиканың күп авылларында балалар укыта: 1917-1918 елларда Акъяр авылында, 1918-1920 елларда Аксубай районының Иске Кармәт авылында, 1920-1924 елларда яңадан Колмакчы авылында, 1924-1926 елларда Зирекле мәктәбендә, 1927-1934 елларда Акъяр авылында, 1931-1932 уку елында Чистай районы Мөслим авылында эшли. Камил Мөхәммәт улы Рәхмәтуллин 1932 елда Кызыл Армия районы Шахмай авылына укытучы һәм директор итеп җибәрелә. Бу вакытта авылның мәктәп бинасы да булмый әле, шул ук елны 5 нче класс ачылып, мәктәп җидееллык укуга күчә башлый. Камил Рәхмәтуллин бу мәктәптә барысы 25 ел (7 ел завуч, 18 ел мәктәп директоры) 1957 елга кадәр эшли. Аның эшләү дәверендә 22 тапкыр чыгарылыш булып, 500 гә якын укучы мәктәпне тәмамлый. Камил Мөхәммәтхан улы Рәхмәтуллинны, озак еллар буе намуслы хезмәте өчен, СССР Югары Советы Президиумы Ленин ордены һәм “Хезмәттәге батырлыгы өчен” медале белән бүләкләнде. Камил Мөхәммәтхан улы Рәхмәтуллин 1984 елның 5 октябрендә вафат булды.  

 

 
 

 



Используются технологии uCoz